В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Соңгы мәгълүматлар буенча, Казанда COVID-19-га каршы 187 мең 726 кеше прививка ясаткан, шул исәптән 60 яшьтән өлкәнрәк булган 71 мең 734 кеше.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июль, Камилә Гобәйдуллина). Казанда COVID-19-га каршы коллектив иммунитет булдыру өчен 18 яшьтән өлкәнрәк булган 589 мең 372 кешегә вакцина ясарга кирәк. Әмма вакцинациянең хәзерге темпы белән бу максатка ирешү бары тик декабрь уртасына гына мөмкин булачак. Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр халкын үз сәламәтлекләре һәм тирә-юньдәгеләр турында кайгыртырга чакырды һәм халыкның 60%-ын вакцинацияләү генә пандемиягә кадәрге тормышка кайтырга мөмкинлек бирәчәк, дип өстәде.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, коронавирустан вакцинация – ул ирекле, әмма бик мөһим чара. «Без барыбыз да бүгенге көндә башка юл булмаганлыгын аңлыйбыз, шуңа күрә шәһәр халкын активлык күрсәтергә чакырабыз. Узган атнада казанлылар ешрак прививка ясаткан. Саннар үзләре өчен үзләре сөйли – хәтта чират та булган. Теләүчеләр тагын да күбрәк булыр, һәм без коллектив иммунитет булдырырбыз дип өметләнәбез», – дип билгеләде Мэр.
«Пандемиягә кадәр алып барган тормышыбызга кайтырга хыялланмаган бер генә кеше дә юк. Һәм барлык чикләүләрне бетергән илләр дә бар. Мәсәлән, Исландия. Анда бу карарга халыкның 60 проценты прививка ясатканнан соң килгәннәр», – диде И.Метшин.
4-нче июль киченә Казанда коронавируска каршы вакцинация белән 187 мең 726 кеше – вакцинацияләнергә тиешле халыкның 32%-ы, шул исәптән шәһәрнең медицина оешмалары хезмәткәрләренең 57%-ы җәлеп ителгән. Прививкаларның гомуми саныннан 71 мең 734 кеше 60 яшьтән өлкәнрәк. «Бу әлеге яшь төркемендә прививка ясатырга тиеш булган кешеләрнең 23%-ы гына», – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхәммәтдинов.
Ул шәһәрдә 42 вакцинация пункты эшләвен искәртте, шул исәптән сәүдә үзәкләрендә («Мега», «Южный» һәм «Парк Хаус») һәм метро станцияләреннән чыгу юлында. Моннан тыш, Киров һәм Мәскәү районнарында тест режимында торак массивларның ишегалларында билгеле бер график буенча вакцинация үткәрә торган пунктлар эшли. «Бу вакыт эчендә сәүдә үзәкләрендә 17 мең 115 кеше прививка ясаткан, метро станцияләреннән чыгу юлларында – 9784 кеше», – диде Рамил Мөхәммәтдинов.
Белгечләр шулай ук оештырылган коллективларга, теләк белдерүче кеше булган очракта эш урыннарына чыгалар. Вакцинация өйдә транспортсыз һәм аз хәрәкәтләнүче кешеләргә ясала.
«Хәзерге вакытта Казанда COVID-19-га каршы һәркем файдалана алырлык һәм куркынычсыз вакцинация ясау өчен барлык шартлар да тудырылган. Шәһәр халкын, прививка ясап, үзләрен һәм якыннарын якларга чакырабыз», – дип тәмамлады чыгышын Р.Мөхәммәтдинов.