Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.12.2020, 13:30

И.Метшин «Цифрлы шәһәр» турында: «Без шәһәрнең никадәр нык үзгәрүен һәм тормыш сыйфаты яхшыруын үзебездә тойдык»

Агымдагы елның 11 аенда казанлыларга 45,5 меңнән артык цифрлы хезмәт күрсәтелде.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче декабрь, Алена Мирошниченко). Бу елдан Казан башкарма комитеты электрон рәвештә 45 муниципаль хезмәт күрсәтә. Нәкъ менә алар буенча шәһәр халкы 70% очракта мөрәҗәгать итә, дип сөйләде бүген эшлекле дүшәмбедә Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Дмитрий Кремлев.

«Без озын юл уздык, әмма тагын да озынрагын узарга кирәк. Беренче планнарыбыз һәм проектларыбыз тормышка ашкач, без үзебездә шәһәрнең никадәр нык үзгәрүен һәм тормыш сыйфаты яхшыруын тойдык. Муниципаль хезмәтләрнең бөтен күләмен дә цифрга күчермәдек әле, әмма беренче нәтиҗәләр дә бар», – диде Казан Мэры Илсур Метшин.

Дмитрий Кремлев аңлатканча, барлык муниципаль цифрлы хезмәтләр ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына чыгарылган, 28 хезмәт КФҮ автоматлаштырылган мәгълүмат системасы белән интеграцияләнгән.

2020 елның 11 аенда мөрәҗәгать итүчеләргә 45549 цифрлы хезмәт күрсәтелде. Аларның 65%-ы ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы аша кергән.

«2018 елда Казанда «Иҗтимагый фикер алышулар» мәгълүмат системасын гамәлгә кертү тагын бер нәтиҗәле цифрлы сервис булды. Ул территориягә бәйлелек белән эш алып барырга һәм шәһәр төзелеше карары проектына салынган төгәл мәгълүматларны күрсәтергә мөмкинлек бирә. Фикер алышу Интернетта уза, мәгълүматка керү һәм катнашу мөмкинлеге ЕСИА хисап язмасы нигезендә автомат рәвештә билгеләнә», – дип аңлатты Д.Кремлев.

Аның сүзләренә караганда, бүген шәһәр төзелеше мәсьәләләре буенча ачык фикер алышу – архитектура идарәсе өчен стандарт бурыч. Бу бүлекчә белгечләре 4 меңнән артык шәһәр халкы катнашында 470-дән артык иҗтимагый фикер алышу уздырган.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 07.12.20
Видеорепортаж
07.12.2020 11:58
Ел башыннан Казан Башкарма комитеты 45,5 мең электрон хезмәт күрсәткән
Барлык яңалыклар