Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.06.2022, 15:36

И.Метшин «Безнең ишегалды» программасы турында: «Халыкның теләкләрен исәпкә алдык – йорт яны территориясендә ял итү һәм актив ял итү зоналары оештырылачак»

Казан Мэры Меридиан һәм Четаев урамнарындагы ишегалдын төзекләндерү барышын тикшерде, анда шулай ук өстәмә рәвештә 16 машина урыны барлыкка киләчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче июнь). Ел башыннан бирле «Безнең ишегалды» республика программасы буенча Казанда гомуми мәйданы 100 мең кв. метр булган 90 йорт яны территориясе ремонтланган. Бу 2022 елга шәһәрдә ремонт планлаштырылган ишегалларының гомуми саныннан 35% ын тәшкил итә. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Яңа Савин районындагы йорт яны территорияләренең берсен төзекләндерү барышы белән танышты.

«Бу һәм башка объектларда төзекләндерү эшләре вакытында башкарыла. Тиздән яңартылган ишегалды территориясе әлеге ишегалды янында яшәүче 1 мең 200 казанлыны сөендерәчәк. Без халыкның теләкләрен исәпкә алдык – йорт яны территориясендә ял итү зоналары да, активлык зоналары да төзекләндереләчәк, ә машина йөртүчеләр өчен өстәмә рәвештә 16 машина урыны барлыкка киләчәк», - дип билгеләде И.Метшин.

20 еллык ишегалды Меридиан урамындагы 11 нче һәм Четаев урамындагы 58, 60, 62 нче йортлар янында урнашкан. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов шәһәр башлыгына сөйләгәнчә, территориядә төзелеш эшләренә май урталарында керешкәннәр. Бу вакыт эчендә эшчеләр җәяүлеләр өчен юллар салган һәм аларны вак таш белән түшәгәннәр, шулай ук тротуар киртәләрен куйганнар.

Алга таба, эш планы буенча, уен комплексы һәм таганнар белән балалар мәйданчыгы төзергә, актив ял итү урыны – баскетбол кыры һәм воркаут-тренажерлар булдырырга, ял итү зонасында эскәмияләр урнаштырырга кирәк булачак. «Әлеге карарлар җирле халык белән очрашудан соң кабул ителде. Әйтик, йортларда яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр ял итү өчен тыныч зона турында сораган. Алар өчен күләгә зонасында һәм подъезд янында эскәмияләр кую мөһим иде. Төрле яшьтәге балалар өчен балалар мәйданчыклары турында әти-әниләр сорадылар. Алар соравы буенча ишегалдында балалар һәм спорт комплексы урнаштырылачак», – дип сөйләде Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы.

Моннан тыш, ишегалдында асфальт өслеге ремонтланачак һәм парковка урыннары санын арттырачаклар – йорт яны территориясендә машина йөртүчеләр өчен өстәмә рәвештә 16 машина урыны булдырыла. Шулай ук яктыртуны тоташтырачаклар һәм чүп савытлары урнаштырылачак, ә торак булмаган бинаны инженер челтәрләре белән бизәргә планлаштыралар. «Бу бинаны ишегалдын төзекләндерүнең гомуми концепциясенә кертергә мөмкинлек бирәчәк», – дип ассызыклады Ф.Нурмөхәммәтов.

Ишегалдын төзекләндерүне июнь уртасына төгәлләргә планлаштыралар. Төзелеш эшләре тәмамланганнан соң, халык идарәче компания хезмәткәрләре белән берлектә ишегалдын чәчәкләр һәм яшеллек белән бизәячәк. Хәзер дә идарәче компания хезмәткәрләре вакытны юкка сарыф итми: подъезд ишекләрен алмаштыралар, ишегалдына инде чыршы да утыртырга өлгергәннәр, аларга тиздән каты коммуналь калдыкларны җыю зонасын да яңартырга туры киләчәк.

Ишегалдында шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев та булды.

Быел «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча Казанда барлыгы 466 йорт территориясен төзекләндерәчәкләр. Ремонт нәтиҗәсендә ишегалларында 2 меңнән артык парковка урыны барлыкка киләчәк, 2 меңнән артык светодиод яктырткычлы яңа ут баганалары монтажланачак һәм кече архитектура формалары урнаштырылачак. Эшләрне башкару вакыты ишегалды мәйданына бәйле, уртача алганда ике-дүрт атна сорала, зур объектларда сигез атнага кадәр вакыт кирәк булачак.

Исегезгә төшерәбез, ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча булдырылган «Безнең ишегалды» программасы 2020 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча эшли башлады. Узган ике ел эчендә Казанда 1,5 млн кв. метр асфальт-бетон өслекле 890 йорт ишегалды төзекләндерелгән. «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру өчен быел Казанда өстәмә рәвештә 500 млн сум бүлеп биреләчәк.

Фоторепортаж
Ел башыннан «Безнең ишегалды» программасы буенча Казанда 90 йорт яны территориясе ремонтланды
Видеорепортаж
02.06.2022 15:59
Казан Мэры Меридиан һәм Четаев урамнарындагы ишегалдын төзекләндерү барышын тикшерде
Барлык яңалыклар