В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
68 га мәйданлы территориянең бер өлеше төзекләндереләчәк, бер өлеше тыюлык булып калачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче май, Ксения Швецова). Казанда Яңа Савин районының Казансу елгасы һәм Гаврилов урамы арасындагы территориясе, Ямашев проспектыннан алып тимер юл күперенә кадәр, җирле әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигый территория статусын алды. Бу территориядә «Савиново» паркы барлыкка киләчәк. 68 га мәйданлы участок, барыннан да элек, сәламәтләндерү һәм табигать саклау чаралары өчен билгеләнгән, дип билгеләде бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин. «Территориянең бер өлешен без төзекләндерәчәкбез, бер өлешен тыюлык итеп калдырачакбыз. Шәһәр халкы һәм экологлар белән диалогта эшләячәкбез», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, Гаврилов урамы буенча Казансу яр буе зонасына махсус сакланыла торган табигый территория статусы бирү турында Казан Мэры узган ел ук хәбәр итте. Анда яңа торак төзелеше төшереп булмаячак. Әлеге территориядә торак төзелешен булдырмау йөзеннән, шәһәр хакимияте милекчеләр белән аларның кишәрлекләрен Порт урамы тирәсендәге җиргә алыштыру турында килеште. Узган атнада Башкарма комитетның тиешле Карары басылып чыкты.
Карар кабул иткәндә шәһәрлеләрнең мөрәҗәгатьләре исәпкә алынды, дип ассызыклады шәһәр башлыгы. «Узган ел халык һәм экологлар белән очрашуда без биредә махсус сакланыла торган табигать территориясен булдыру мөмкинлеген карарга вәгъдә бирдек. Бүген без аны үтәдек, – дип билгеләде И.Метшин. – «Савиново» Казансу елгасының үсеш стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында проектлана торган 12 паркның берсе булачак».
Махсус сакланыла торган табигый территория берничә зонага бүленәчәк. Участокларның берсе балалар хастаханәсе төзелешенә биреләчәк. «Ул район халкына һәм, гомумән алганда, бөтен Заречье халкына бик кирәк», – дип ассызыклады Мэр. Бүген хастаханәне проектлау эшләре бара. Аны федераль программа кысаларында төзү планлаштырыла, дип өстәде шәһәр башлыгы.
Башкарма комитет карарында билгеләп үтелгәнчә, парк бурычларына табигый комплексларны, уникаль табигать участокларын һәм объектларны, сирәк төр хайваннар һәм үсемлекләрнең яшәү шартларын саклау, туризм һәм ял итү өчен шартлар тудыру, дәүләт экологик мониторингын гамәлгә ашыру һәм бозылган табигый комплексларны һәм объектларны торгызу керә.