Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.08.2020, 13:05

И.Метшин Шәһәр һәм республика көнен бәйрәм итү турында: «Без шәһәр өчен мөһим булган, һәрьяклап кирәкле, хәлиткеч, озак көтелгән объектларны ачтык»

ТАССРның 100 еллыгын һәм Казанда Шәһәр көнен берничә әһәмиятле социаль һәм мәдәни объект ачылу белән билгеләп үттеләр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче август, Алена Мирошниченко). ТАССРның 100 еллыгын һәм Казанда Шәһәр көнен берничә әһәмиятле социаль һәм мәдәни объект ачылу белән билгеләп үттеләр. Бүген эшлекле дүшәмбедә шәһәр Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, коронавирус пандемиясе кыенлыкларына карамастан, объектларны яңарту, реконструкцияләү һәм төзелеш эшләрен тәмамлау мөмкинлеге булды. «Без шәһәр өчен мөһим булган, кирәкле, хәлиткеч, озак көтелгән объектларны ачтык», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.

Казан Мэры ассызыклаганча, Зур Казан боҗрасы участогын ачу иң төп казаныш булды. «Бу – без универсиададан соң төзегән иң зур инфраструктура объекты. 34 км озынлыктагы трамвай хәрәкәтен боҗраладык», – диде шәһәр башлыгы. Исегезгә төшерәбез, узган ял көннәрендә Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәр 800 м озынлыктагы участокта Зур Казан боҗрасының беренче чиратын ачу тантанасы булды. ТАССРның 100 еллыгы Магистрале исеме бирелгән әлеге юл аша Россиядә иң озын трамвай маршруты уза – аның озынлыгы 34 км тәшкил итә.

Реконструкциядән соң бәйрәмгә Юдино бистәсендә тимер юлчылар мәдәният йорты, Алафузов театры ачылды, ул «Созвездие – Йолдызлык» фестиваленең арт-резиденциясенә әверелде. Түбән Кабан күле яр буеның икенче чиратын төзекләндерү эшләре төгәлләнде, Милли китапханә Милли-мәдәни үзәкнең яңартылган бинасына күченде. «Ул эчтән дә, тыштан да бөтенләй яңарды. Биредә мәдәни үзәкне Казансу елгасы яры белән тоташтырган төшү урыны барлыкка килде», – дип сөйләде И.Метшин.

Шәһәр көне алдыннан Ратушада традиция буенча муниципаль, республика, федераль бүләкләр тапшырдылар, оешма һәм предприятие хезмәткәрләренең казанышларын билгеләп үттеләр. Казанның мактаулы гражданнары китабына һәм Казанның Мактау китабына яңа исемнәр керттеләр. «Казанның мактаулы гражданы» дигән мактаулы исемгә Салават Фәтхетдинов лаек булды.

«Бәйрәмнәрне сагынган кешеләрне күрдек. Алар чаралар оештырылган мәйданчыкларга, шул исәптән үзәктәге Касә янына җыелды», – дип билгеләп үтте Казан Мэры.

Исегезгә төшерәбез, узган ял көннәрендә шәһәр халкы һәм Татарстан башкаласы кунаклары өчен күпсанлы төрле спорт-музыкаль чаралар оештырылды. Уикенд азагында төнге шәһәр күген бәйрәм салюты бизәде.
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 31.08.2020
Видеорепортаж
31.08.2020 14:15
Казанда яңа уку елы гадәти режимда башланачак
Барлык яңалыклар