Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.03.2023, 13:05

И.Метшин мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итү турында: «Без үзебезгә бу юнәлештә эшне көчәйтү бурычын куябыз»

Казан Мэриясе беренче хәрбиләрнең махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайтуын оештырырга ярдәм итте.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче март). Казанга отпускка махсус хәрби операция уздыру зонасыннан мобилизацияләнүчеләр кайта башлады. Узган җомгада үзәк стадион янында туганнары һәм дуслары хәрбиләр белән беренче автобусларны каршы алдылар. «Без кайтуны оештыруда ярдәм иттек, хәрбиләрнең беренче төркеменең өйләренә, ялга кайтуын мөмкин кадәр уңайлырак итәргә тырыштык», – дип аңлатма бирде Казан Мэры Илсур Метшин бүген эшлекле дүшәмбедә.

Мобилизацияләнүчеләргә отпуск бирү турындагы карарны Россия Президенты Владимир Путин илнең Федераль Җыенына юллама барышында игълан итте. «Бу махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итүнең мөһим чарасы. Хәрби бурычларын үтәүче кешеләргә, һичшиксез, ял кирәк», - дип билгеләп үтте И.Метшин. Моннан тыш, хәрбиләрнең хатыннарына да ял көннәре биреләчәк, ә аларның балалары әтиләренең ял итү вакытына дистанцион укуга күчә алачак. «Без мәгариф идарәсе белән ата-аналар гаризасы буенча балаларга мондый мөмкинлек биреләчәк дип килештек», - дип төгәлләде И.Метшин.

Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, Казан районнары администрацияләре башлыклары хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре белән даими элемтәдә торалар һәм аларга килеп туган проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәләр, шулай ук хәрбиләр гаиләләре комитеты белән элемтә урнаштырылган. «Федераль дәрәҗәдә махсус хәрби операция катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә адреслы ярдәм үзәген булдыру карарын җылы кабул итәбез генә түгел, ә үзебез өчен дә бу юнәлеш буенча эшне көчәйтүне төп бурычларның берсе итеп куябыз», – диде шәһәр Мэры.

ТР башкаласында социаль ярдәм чаралары дәвам итә. Алар арасында – мобилизацияләнгән кешеләрнең балалары өчен бакчаларга бушлай йөрү һәм анда бушлай туклану, мәктәпләрдә бушлай ике тапкыр кайнар ризык белән тәэмин ителү һәм җәмәгать транспортында бушлай йөрү. «Батыр» картасы буенча балалар түләүсез мәдәни һәм спорт учреждениеләренә йөри ала. Барлык кирәкле мәгълүматны KZN.RU порталындагы махсус бүлектә белергә мөмкин.

Мобилизацияләнүчеләр һәм республика шефлыгындагы Лисичанск кешеләре өчен гуманитар ярдәм җыю махсус пунктларда оештырылган. Алар яшүсмерләр клубларында һәм спорт объектларында урнашкан һәм «Игелекле Казан» логотиплары белән билгеләнгән.

Фото: Денис Гордико

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 20.03.2023
Барлык яңалыклар