В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сергей Чанкин 30 елга якын эчке эшләр органнарында хезмәт куйган, полиция полковнигы дәрәҗәсенә һәм күп бүләкләргә ия.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче май, Татьяна Марюхова). Бүген шәһәр Мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә Илсур Метшин Казан Башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсенең яңа башлыгын тәкъдим итте. Ул – эчке эшләр органнарында 30 еллык эш тәҗрибәсе, шулай ук полиция полковнигы исеме һәм күп бүләкләре булган Сергей Чанкин.
«Көч структураларында, республиканың эчке эшләр органнарында зур эш тәҗрибәсе булган кеше. Бүген идарә алдында актуальләштерелгән яңа җитди бурычлар тора. Агымдагы көн тәртибенә бәйле рәвештә, без эшкәртелгән карарларны, тиешле республика һәм федераль органнар белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне көтәбез», – диде шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр идарә коллективына яңа җитәкчене Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров тәкъдим иткән иде. Бүлекнең элеккеге башлыгы Фердинант Тимурхановка шәһәр файдасына күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм һөнәри эшчәнлектәге казанышлары өчен Казан Мэрының Рәхмәте җиткерелде.