Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.02.2021, 11:00

И.Метшин Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте турында: «Әйдәгез, бу юнәлешне заманчалаштыру һәм аны тагын да нәтиҗәлерәк итү өчен барлык кирәкле карарларны кабул итик»

Казан Мэры сәгатенә халыктан 5,6 меңгә кадәр шалтырату кабул итә торган Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте эше белән танышты.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче февраль, Алена Мирошниченко). Казан Мэры Илсур Метшин Гражданнар яклау идарәсе каршындагы Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте эше белән танышты. Шәһәр башлыгы ассызыклаганча, әлеге хезмәт мөһим социаль бурыч үти, шуңа күрә камилләшүгә мохтаҗ. «Узган ел гына да белгечләр 322 мең шалтырату кабул иткән. Бу чакырулар буенча 285 кеше тормышы коткарылды. Коткарылган һәрбер тормыш – ул инде байлык, ә мондый саннар булганда – бигрәк тә. Шуңа күрә, бу юнәлешне заманчалаштыру һәм аны тагын да нәтиҗәлерәк итү өчен, барлык кирәкле карарларны кабул итик», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтендә булган вакытта.

2019 елга кадәр әлеге хезмәткә килгән шалтыратуларның 90%-ы торак-коммуналь хуҗалык линиясе буенча, ә 10%-ы һәлакәтләр һәм гадәттән тыш хәлләргә кагылышлы булган. Россия Хөкүмәте карары нигезендә, узган ел Казанда Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте базасында чакыруларны эшкәртү үзәге һәм оператив җавап бирү бердәм үзәге оештырылган. Анда барлыгы 41 диспетчер эшли, дип сөйләде Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов.

Шәһәр башлыгына Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, элегрәк торак-коммуналь хуҗалык линиясе буенча шалтыратуларны «Ачык Казан» мәгълүмат системасының 40-ка якын диспетчеры кабул итә торган булган. Хәзер исә бу гаризаларны Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте штатындагы 21 кеше эшкәртә. «Алар смена буенча эшләгәнлектән, алмашка 7 диспетчер чыга, ә больничныйларны һәм ял көннәрен исәпкә алып, 4 диспетчер гына да була. Хезмәткәрләр максималь санда эшләгән очракта да, диспетчерлар, исәпкә алу приборлары күрсәткечләрен кабул итү һәм җылылык җибәрү вакытында артык йөкләнеш белән очраша», – дип аңлатты И.Гыйниятуллин һәм оешма штатны арттыруга мохтаҗ, дип ассызыклады. Моның өчен ул эшкә идарәче компанияләрнең диспетчерлык хезмәтләрен җәлеп итәргә тәкъдим итте.

Билгеләп үтик, мөрәҗәгать итүче белән Бердәм дежур-диспетчерлык операторының уртача сөйләшү вакыты 2-3 минут тәшкил итә, иң озагы – 5 минут. Бер үк вакытта элемтә линияләре буенча кимендә 10 абонент кушылырга мөмкин. Бер диспетчерга сәгатенә 20 хәбәр туры килә, димәк, 7 диспетчер шул ук вакыт эчендә 140 хәбәрне кабул итә алыр иде. Диспетчерлык хезмәтенә хезмәт күрсәтүче ААҖ «Таттелеком» мәгълүматлары буенча, бер сәгать дәвамында халыктан 5618 шалтырату килергә мөмкин, шуңа күрә Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә шалтырату кайчак җиңел булмый.

«Бу хезмәтне, һичшиксез, камилләштерергә кирәк. Бездә эшмәкәрләр өчен «бердәм тәрәзә» бар, ә халык өчен – ул Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте. Шуңа күрә монда Казанга, Татарстан башкаласына лаеклы технологияләр гамәлгә ашырылырга тиеш. Тиешле тәкъдимнәр кертүегезне сорыйм, без аларны һичшиксез хупларбыз», – дип йөкләде Илсур Метшин.

Исегезгә төшерәбез, Казанда шулай ук 10 ел дәвамында «Ачык Казан» мәгълүмат системасы эшли. Аның төп максаты – халыкка күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын арттыру. «Ачык Казан» халык, мөрәҗәгатьләрен кабул итү һәм эшкәртү белән беррәттән, шәхси исәпләү приборлары күрсәткечләрен бирергә һәм сүндерүләр турында оператив мәгълүматләр алырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, системада Казанның күп фатирлы йортларының техник паспортларын бердәм саклау урыны булдырылган, аларның торышын бәяләүнең бердәм методикасы эшләнгән. Шәһәр халкы тәүлекнең теләсә кайсы вакытында килеп чыккан төзексезлекләр турында хәбәр итә, шуннан соң үз гаризасының үтәлешен реаль вакыт режимында open.kzn.ru сайтында яки «Ачык шәһәр» мобиль кушымтасында күзәтә ала.

Хәзерге вакытта система 4,5 меңнән артык күпфатирлы йортка һәм 800 социаль билгеләнештәге объектка хезмәт күрсәтергә ярдәм итә. Көн саен «Ачык Казан» порталына меңгә якын гариза килә, сервис эшләгән чор эчендә 2,7 миллионнан артык гариза кабул ителгән һәм эшкәртелгән.

Моннан тыш, торак-коммуналь мәсьәләләр буенча «Ачык Казан» «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кертелгән. Системалар аша бердәм эшләү вакытында 26,6 меңнән артык мөрәҗәгать кабул ителгән һәм эшкәртелгән, аларның 95%-ы үтәлгән һәм ябылган.

Чарада шулай ук Мәгълүмат технологияләре һәм элемтә идарәсе башлыгы Дмитрий Кремлев һәм башкалар катнашты.

Фоторепортаж
Казан Мэры Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте эше белән танышты
Видеорепортаж
04.02.2021 11:01
Казан Мэры Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте эше белән танышты
Барлык яңалыклар