Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.10.2021, 13:44

И.Метшин уңайлы мохит турында: «Инвалидлыгы булган кешеләр өчен җайлаштырылган торакны проектларга кирәк»

ТР башкаласында гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча 22 яшәү урыны сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм аларның гаилә әгъзалары өчен яраксыз дип табылган.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче октябрь, Алина Бережная). Казан Мэры Илсур Метшин Казан шәһәре думасының IX сессиясендә сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайлаштырылган торак биналар проектын эшләргә кирәклеге турында белдерде.

«Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны «Уңайлы мохит» таләпләренә туры килә торган торак белән тәэмин итү мәсьәләсе кискен тора», – дип билгеләде Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы ассызыклаганча, бүген Казанда күпчелек җәмәгать учреждениеләре инвалидлыгы булган кешеләр өчен барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган, моны торак фонды турында әйтеп булмый. «Бүген без төрле иҗтимагый учреждениеләрдә «Уңайлы мохит» программасын гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирәбез. Уңайлы мохит картасын булдыру эше алып барыла, әмма мәсьәләне комплекслы хәл итү өчен без инвалидлык белән яшәүче кешеләрнең яшәү шартлары турында да уйларга тиеш. Казанның Башкарма комитетын Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән хезмәттәшләребез белән берлектә әлеге категория гражданнар өчен җайлаштырылган яшәү урыннарын проектлау мәсьәләсен хәл итүне сорыйм».

Шәһәрнең Торак сәясәте идарәсе җитәкчесе Ренат Шәмсетдинов сөйләвенчә, 22 торак йорт инвалидлар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен яраксыз дип табылган. «Казан Башкарма комитеты мондый гаиләләргә уңайлы мохит программасы буенча җайлаштырылган торак бирергә тиеш. Кызганычка каршы, шәһәрнең торак фондында мондый фатирлар юк», – дип хәбәр итте ул.

Аның сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды, «Татинвестгражданпроект» проект институты вәкилләре белән, инвалидларның ихтыяҗларын исәпкә алып, Дәүләт торак фонды төзи торган торак йортларның беренче катларындагы торак биналарны проектлау мөмкинлеге турында фикер алышулар бара. Якын арада бу мәсьәлә буенча коммерцияле торак төзүчеләр белән дә фикер алышу планлаштырыла.

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасының IX сессиясе, 05.10.2021
Видеорепортаж
05.10.2021 11:15
Ратушада Казан шәһәре Думасының IX сессиясе узды
Барлык яңалыклар