Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.05.2022, 10:41

И.Метшин хастаханәдә дәваланучы тыл хезмәтчәне Василий Кондриковның хәлен белеште

Василий Петрович бала чагында, фронтны кирәкле материаллар белән тәэмин итү өчен, өлкәннәр белән беррәттән агач хәзерләүдә эшләгән.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче май, Дмитрий Никитин). 9 нчы Май алдыннан Казан Мэры Илсур Метшин 16 нчы номерлы шәһәр клиник хастаханәсендә дәваланучы Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәне Василий Кондриковның хәлен белеште. ТР башкаласы башлыгы Василий Петровичка чәчәк бәйләме һәм азык-төлек кәрзине бүләк итте, шулай ук якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады. «Без Сезне һәм сугыш елларында үз куллары белән җиңүне якынайткан барлык тыл хезмәтчәннәрен котлыйбыз. Инде җиденче сыйныфтан ук, бөтенләй бала булган хәлдә, фронтта эшләгәнсез», - дип билгеләде И.Метшин.

Казан Мэры пенсионерның хәзерге вакыттагы сәламәтлеге һәм хастаханәдәге шартлар белән кызыксынды. «Кәефем яхшы, үземне күпкә яхшырак хис итәм. Ходай барыгызга да сәламәтлек бирсен», - дип җавап бирде Василий Петрович, игътибар һәм ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

Василий Петровичның улы Юрий Кондриков хастаханәдә пациентлар, аерым алганда, әтисе өчен уңайлы шартлар тудырылуын әйтте. «Палата түгел, ә аерым фатир», – диде ул. «Хәзер, әлбәттә, яшь үзенекен итә, соңгы вакытта йөрәге дә бераз хәлсезләнде. Шулай да сугыш еллары эзсез үтмәгән: ач һәм ялангач хәлдә ел әйләнәсе чабаталарда эшләгәннәр. Әмма, ул безнең көчле ир-ат», - дип дәвам итте әтисе турында сүзен Юрий Кондриков.

Василий Кондриков 1928 елда Рязань өлкәсенең Березовка авылында туган. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 13 яшь кенә була, әлбәттә, бу яшьтә егетне беркем дә сугышка алмый. Тик кул кушырып утырмас өчен һәм Ватанына файдалы булырга теләп, Василий Петрович колхоздан урман кисәргә китә, анда да аны башта авыр хезмәткә кабул итәргә теләмиләр. «Урман кискәндә малай ни белән ярдәм итә ала инде?», – дип әйтеп куйды Василий Петрович. Үсмер авылдан булганлыктан, аңа ат беркетелгән була, хайван аркасында аны агач хәзерләүгә кертәләр.

«13 яшьлек егетнең шундый авыр эшне башкара алуын күз алдына да китерүе кыен», – дип билгеләде И.Метшин.

Беренче вакытта Василий Петрович урман материаллары ташый, әмма бераздан атны армия ихтыяҗлары өчен алалар, аңа белешмә бирәләр һәм кире колхозга җибәрәләр. «Колхозга кадәр озата барырга кеше булмады, шуңа күрә мин урман кисүдә калдым һәм өлкәннәр белән бергә сугыш тәмамланганчы урман әзерләдем», - дип сөйләде ул Мэрга.

1946 елда Василий Кондриков «Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә. Аннары, 1950-1953 елларда, ул кораллы көчләрдә хезмәт итә. «Армиядән кайткач, мин абыем янына Казанга килдем. Шәһәр миңа бик ошады, шуннан соң монда яшәргә булдым», – дип искә төшерде тыл хезмәтчәне.

Казанда Василий Кондриков тимер юлда пар краны машинисты, аннан соң төзелештә экскаваторчы булып эшләгән. Ә 1987 елда, 45 ел эшләп, Василий Петрович лаеклы ялга китә. Аның улы һәм кызы, 5 оныгы һәм 6 оныкчыгы бар.

Очрашу азагында Казан Мэры Василий Петровичка тизрәк сәламәтләнүен теләде. «Сез хастаханәдә озак тоткарланмагыз. Киләсе юлы без сезнең белән Җиңү хөрмәтенә оештырылган парадта күрешербез дип өметләнәм», – диде Илсур Метшин.

Исегезгә төшерәбез, Казанда барлыгы 5 мең 199 ветеран яши: сугыш инвалидлары һәм сугышта катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре һәм тол хатыннар. Алар арасында – 132 се турыдан-туры сугышта катнашучы. Волонтерлар агитбригадалары аларны өйләренә барып котлыйлар, бүләкләр бирәләр һәм концертлар куялар. 8 нче май көнне Казанда «Ветеран йорты янында парад» акциясе узачак – шәһәр урамнары буйлап тарихи хәрби һәм ретротехника йөреше, ветераннарның яшәү урыннарына барып котлаулар оештырылачак.

Кичә сугышта катнашучыларның берсен Казан Мэры Илсур Метшин котлады. Шәһәр башлыгы Сибгат Хәким урамындагы 41 нче номерлы йортта яшәүче 96 яшьлек Петр Федорович Кильгановка кунакка барды.

Казанда Җиңү көненә багышланган 130 лап бәйрәм чарасы планлаштырылган. Афиша, шулай ук бәйрәм көннәрендә җәмәгать транспорты эше режимы белән KZN.RU порталында «Казан Җиңүне бәйрәм итә» бүлегендә танышырга мөмкин.

Фоторепортаж
И.Метшин тыл хезмәтчәне Василий Кондриковны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады
Видеорепортаж
08.05.2022 11:06
И.Метшин тыл хезмәтчәне Василий Кондриковны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады
Барлык яңалыклар