Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.11.2018, 10:29

И.Метшин: “Проектыбыз яхшы нигезле булды, бу мөһим эшне дәвам итәчәкбез”

29 һәм 30 ноябрьдә Казан Ратушасында “Игелекле Казан. Хәйриячелек: төбәкләр тәҗрибәсе” форумы узачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы ноябрь, Алена Мирошниченко). Тәҗрибә күрсәткәнчә, дәүләт баерак булган саен, анарда хәйрия фондлары да күп була. Казан әлеге зур юлның башында тора, ләкин “аларда кешеләр күбрәк катнашыр, ә хәйриячелек, меценатлык һәм бер-береңә ярдәм итү һәрберебез өчен норма булыр, дип өметләнәбез”, - дигән фикерне бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин белдерде.

Ноябрь азагында традицион рәвештә Татарстан баашкаласында “Игелекле Казан” форумы уза. Бу Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов сөйләгәнчә, 29 һәм 30 ноябрьдә Казан Ратушасында “Игелекле Казан. Хәйриячелек: төбәкләр тәҗрибәсе” III Бөтенроссия форумы узачак. Анда бөтен илдән коммерцияле булмаган оешмаларның җитәкчеләре, хезмәткәрләре һәм волонтерлары катнашачак.

Узган елда форумга Россиянең 22 шәһәреннән 300 катнашучы җыелды. Ул вакытта төп чыгыш ясаучыларның берсе Президент грантлары фондының директоры Илья Чукалин иде. Ул билгеләп үткәнчә, президент грантлары бәйгесе рейтингларында Татарстан Республикасы югары позицияләрдә тора.

“Игелекле Казан” проектын хәйрия оешмалары бер-бересе белән тәҗрибә алмаша алган дәүләт мәйданчыгы буларак булдырган идек. Ләкин инде беренче форум безнең мәйданчыкның казанлыларга гына түгел, башкаларга да кызыклы булганын аңладык – Россиянең хәйрия фондларыннан бик үкп белгеч килде. Ә Президент грантлары фондының директоры аны башка дәрәҗәгә чыгарды. Проектыбызның нигезе яхшы булды, бу мөһим эшне дәвам итәчәкбез”, - диде Казан Мэры.

Форумда һәркем катнаша ала. 25 ноябрьгә кадәр сайтта текрәлергә мөмкин. Бүгенге көндә 200 гариза килгән.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 19.11.2018
Видеорепортаж
19.11.2018 10:04
29 һәм 30 ноябрьдә Казан Ратушасында “Игелекле Казан. Хәйриячелек: төбәкләр тәҗрибәсе” форумы узачак
Барлык яңалыклар