В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр урамнарын эшкәртү өчен 23 мең тонна реагент һәм 45 мең тонна ком-тоз катнашмасы тотылган
Денис Гордийко фотосы
«Россиядә кыш айлары ел саен лотерея уенын хәтерләтә. Команда белән күпме эшләсәк тә, ләкин, ни кызганыч, ничек буласын алдан белеп булмый. Һәрвакытта әзер булу кирәк. Яңа кышкы сезон алдыннан шулай эшләдек тә. Нәтиҗәдә шәһәр өчен рекордлы кар күләме – 1,7 миллион тонна кар чыгарылды. Әзерлек эшләре алдан ук башкарылды, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы Илсур Метшин. – Бу бер елның гына нәтиҗәсе түгел. Катгыйлана торган экология кануннарын, норматив актларны һәм таләпләрне исәпкә алсак, Казан юлларындагы һәм яңа торак комплексларындагы карны чыгарып бетереп булмас иде. Шуңа күрә без махсус система төзедек һәм, нәтиҗәдә, узган сезонга караганда җиде тапкыр күбрәк кар түктек».
Көчле явым-төшемнәрдән соң аны чистарту белән бергә, урамнардан тиз арада чыгарырга туры килгән. Узган кышта кар эретү пунктларына барлыгы 1,7 миллион тонна кар илтеп тапшырылган.
Шул ук вакытта шәһәрнең сигез кар эретү пункты тулы көченә эшләгән. 8 мең тонна урынына алар тәүлегенә 15 мең тоннага якын кар кабул иткән. Сезон эчендә кар эретү пунктларында 800 мең тоннага якын кар эретелгән. Тагын якынча 900 мең тонна кар шәһәрнең төрле районнарында оештырылган 17 вакытлыча туплау мәйданчыгына урнаштырылган.
Коммуналь хезмәтләр кар чистарту белән бергә, юлларны бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәрткән. Төп магистральләрдә – күп компонентлы каты һәм ике фазалы реагентлар, икенче һәм өченче категорияле юлларда ком-тоз катнашмасы кулланылган. Сезон дәвамында барлыгы 23 мең тонна реагент һәм 45 мең тонна ком-тоз катнашмасы тотылган.
Моннан тыш, бу елгы кышта Казанда беренче тапкыр бозлавыкка каршы сыек реагент сынап каралган. Аны Гвардия урамында һәм Ямашев проспектында кулланганнар. Моның өчен «Шәһәрне төзекләндерү» һәм «Шәһәр күперләре» муниципаль унитар предприятиеләрендә берешәр катнаш юл машинасын махсус көйләгәннәр. Сыек реагент -7 градустан түбән булмаган температурада һәм уртача явым-төшемнәрдә кулланыла.
«Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, катнаш эшкәртү чараларын куллану бозлавыкка каршы материаллар запасын һәм финанс чараларын янга калдырырга мөмкинлек бирә, чөнки сыек реагентның бәясе каты реагенттан өч тапкырга диярлек түбәнрәк, - дип аңлатты Игорь Куляжев. – Эшкәртелә торган барлык юл өслекләрен катнаш эшкәртүгә күчерү максатыннан без предприятиеләр өчен кирәкле җиһазларны этаплап сатып алуны планлаштырачакбыз».
Узган сезонга нәтиҗә ясап, Илсур Метшин тиешле ведомстволарга инде киләсе сезонга хәзердән үк әзерлек эшләрен башларга кушты.
«Яз башланды – чаналарны киләсе сезонга әзерләргә вакыт. Рөстәм Гыйльфанович (мөх.иск. – Башкарма комитет җитәкчесе), якын арада сыек реагентларга күчү мөмкинлеген карарга кирәк. Әйдәгез, җыелыйк та төгәл эш планын билгелик. Альберт Мәгәнәвиевич (мөх.иск. – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе), киләсе сезонга тагын да яхшырак әзерләнү өчен хаталар өстендә эшнең тулы аналитикасын һәм анализын әзерләвегезне сорыйм», - дип мөрәҗәгать итте мэр киңәшмәдә катнашучыларга.
Игорь Куляжев сүзләренчә, гыйнвар һәм февраль узган кышкы сезонда аеруча авыр айлар булган. Әйтик, бер атна эчендә – 27 гыйнвардан 2 февральгә кадәр – шәһәрдә 52 мм явым-төшем яуган, бу айлык норманың 113% ын тәшкил итә, ә февральдә явым-төшем күләме нормаль күрсәткечләрдән 2,5 тапкырга диярлек артып киткән.
Илсур Метшин шулай ук «хаталар өстендә эш» буенча фикер алышу җыелышларында түбәләрнең торышына аерым игътибар бирергә кушты. Аның сүзләренчә, кар авырлыгы аркасында түбәләргә зыян килү очраклары системалы якын килүне таләп итә.
«Карның күп туплануы аркасында беренче тапкыр түбәләргә зыян килде. Бу хаталар өстендә эшләү өчен җитди сәбәп – безнең өчен дә, идарәче компанияләр һәм социаль учреждениеләр җитәкчеләре өчен дә. Искәндәр Әнвәрович (мөх.иск. – Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм гражданнарны яклау мәсьәләләре буенча җитәкче урынбасары), хезмәттәшләрегез белән бергәләп бу мәсьәләне хәл итүне сорыйм: кирәк җирдә корылмаларны ныгытсагыз, ремонт үткәрсәгез иде. Азат Искәндәрович (мөх.иск. – социаль өлкә мәсьәләләре буенча җитәкче урынбасары), аерым социаль объектлар буенча җәй көне барлык кирәкле эшләрне башкарырга кирәк. Бу – һәр җитәкченең шәхси җаваплылыгы».
Көчле кар яуган вакытта Казанда «Буран» планы кертелгән. Гадәттән тыш хәлләр буенча шәһәр комиссиясе карары нигезендә ул 30 гыйнвардан 4 февральгә кадәр гамәлдә булган. Аеруча көчле кар яуган көннәрдә мәгариф учреждениеләрен вакытлыча укуның дистанцион төренә күчергәннәр.
«Буран» планы кысаларында без беренче тапкыр дистант керттек. Аңлашыла ки, укучылар шатландылар – үземнең гаиләдә дә укучылар күп, алар өчен бу бәйрәм иде. Әмма безнең өчен мәҗбүри чара булды – чикләүләр өстәмә белем бирү, спорт һәм мәдәният учреждениеләренә кагылды. Тәҗрибә күрсәткәнчә, чаралар нәтиҗә китерде. Әлеге алым юл хезмәтләренең эш ритмын, карны чыгару темпларын саклап калырга мөмкинлек бирде. Ялларсыз эшләгән юл эшчеләренә, машина йөртүчеләргә, механизаторларга, диспетчерларга, муниципаль унитар предприетиеләрнең командаларына зур рәхмәт», - диде Илсур Метшин.
«Буран» планы гамәлдә булган чорда подряд оешмалары көчәйтелгән эш режимына күчерелгән: карны җыештыру эшенә 1100 берәмлектән артык техника һәм 750 юл эшчесе чыгарылган, сменаларның дәвамлылыгы 14-16 сәгатькә кадәр арттырылган. Махсус техника җитмәү аркасында өстәмә рәвештә шәһәр предприятиеләренең һәм оешмаларының 500 берәмлектән артык техникасы җәлеп ителгән.