Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.10.2021, 13:30

И.Метшин: «Армиянең һәм аңа мөнәсәбәтнең ничек үзгәрүен күрәбез, хезмәт итү дәрәҗәгә әйләнде»

Көзге чакырылыш кампаниясендә Казаннан 700-гә якын егетне җибәрү планлаштырыла.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче октябрь, Алина Бережная). 1-нче октябрьдән 31-нче декабрьгә кадәр уза торган көзге чакырылыш кампаниясе чорында Казаннан армия хезмәт итү өчен 700-гә якын кешене җибәрү планлаштырыла. Алар барысы да шәхси гигиена чаралары җыелмасы, хезмәт итү урынына барганда мобиль элемтә өчен акча, шулай ук хәрби хезмәткәрнең айлык акчалата пособиесен алачак. Шул ук вакытта чакырылыш кампаниясенең барлык чаралары коронавирус инфекциясен профилактикалау таләпләрен катгый үтәгән хәлдә үткәрелә (ПЦР-тестлар, тән температурасын үлчәү). Казан Мэры Илсур Метшин әлеге чакырылыш кампаниясенең уңышлы узачагына ышаныч белдерде. «Без армиянең үзе һәм аңа мөнәсәбәтнең ничек үзгәрүен күрәбез. Бүгенге көндә ничек тә армиягә бармый калырга дигән төшенчә югала бара, хезмәт итү дәрәҗәгә әйләнде. Гомуми эш нәтиҗәсендә Казанда чакырылыш лаеклы дәрәҗәдә үтәр дип ышанам», – диде ул бүгенге эшлекле дүшәмбедә.

Шәһәр башлыгы армиядә хезмәт итү – ул яшьләрнең киләчәк уңышының нигезе, дип ассызыклады. «Аларга ир-атның бурычы – Ватанны саклау, армиядә хезмәт иткәннән соң яхшы эш табу мөмкинлеге дә булуын аңлатырга кирәк», – дип ассызыклады ул.

Россиядә көзге чакырылыш кампаниясе 1-нче октябрьдән башланды. Гомумән алганда, 1994-2003 елларда туган 128 мең граждан хәрби хезмәткә чакырыла, алар армиягә чакырылуны кичектереп тору яки азат итү хокукына ия түгел, дип хәбәр итте Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары хәрби комиссары Михаил Венедиктов.

Октябрь-декабрьдә Казаннан армиягә якынча 700 кешене җибәрү планлаштырыла, шуларның 37% – коры җир гаскәрләренә, 14% – милли гвардия гаскәрләренә, 11% – стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренә, Һава-космик көчләргә, 10% – хәрби-диңгез флотына, 10% – һава-десант гаскәрләренә һәм махсус билгеләнештәге частьләргә, 6% – башка бүлекчәләргә. Татарстаннан Россия федераль сак хезмәтенең Президент полкына һәм фәнни роталарга 10 кеше җибәреләчәк, шул исәптән 8 кеше Казаннан.

«Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру, элеккечә үк, гаскәрләрдә яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау шартларында гамәлгә ашырылачак», – дип хәбәр итте Михаил Венедиктов. Шулай итеп, медицина постлары эше оештырылган, контактсыз термометрия үткәрү һәм кулларны тире антисептиклары белән эшкәртү белән барьерлы контроль урнаштырылган. Тән температурасы 37 градустан югары булган кешеләр хәрби комиссариатларга, чакырылыш комиссияләренә һәм җыелма пунктка кертелми.

Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хәрби комиссариатларга һәм хәрби хезмәткә чакыру пунктларына килүе хәрәкәт агымнарын вакыт буенча бүлү белән, запас керү юллары аша оештырыла. Территориягә һәм хәрби комиссариатларның, чакырылыш пунктларының эченә гражданнар, социаль дистанцияне 1,5 метрдан да ким булмаган хәлдә саклап, шәхси саклану чараларында кертелә. Муниципалитетлардагы җыелма пунктларга килүче барлык призывниклар да ПЦР методы белән коронавирус инфекциясенә тест узачаклар, ә республиканың җыелма пунктына килеп төшкәннән соң – кабат РФ Оборона министрлыгының тест-системалары ярдәмендә. «Хәрби хезмәткә чакырылучылар «коронавирус» тест-системасының тискәре күрсәткечләре булганда гына хәрби хезмәткә җибәреләчәк», – дип билгеләп үтте Михаил Венедиктов.

Хәрби хезмәткә чакырылган барлык хәрби хезмәткәрләргә шәхси гигиена чаралары белән комплектланган несессерлар биреләчәк. Шулай ук Татарстанда дүрт мобиль элемтә операторы катнашында «Әнигә шалтырат» федераль проектын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк – республика бюджетыннан барлык призывникларга хезмәт урынына барган вакытта шалтыратулар өчен бер тапкыр 200-әр сум акча күчереләчәк. Моннан тыш, Татарстан җыелма пунктында призывникларга хәрби хезмәткәрнең айлык акчалата тәэминаты килә торган банк карталары биреләчәк.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 11.10.2021
Видеорепортаж
11.10.2021 12:47
2021 елның октябрь-декабрендә Казаннан 700-гә якын кешене хәрби хезмәткә җибәрү планлаштырыла
Барлык яңалыклар