Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.03.2022, 14:00

И.Метшин: «Без инде локдаунны уздык, шуңа күрә әйдәгез, аңлы булыйк – гомер буена җитәрлекне сатып алып булмый»

Казан Мэры халыкны кибетләрдә ыгы-зыгы тудырмаска чакырды.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче март, Алинә Бережная). Казанда ваклап сату кибетләрендә азык-төлеккә ихтыяҗ югары булып кала бирә, шул ук вакытта бүлү үзәкләренә товар китерү даими башкарыла. Запаслар ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен җитәрлек, дип хәбәр итте бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров.

Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр халкын паникага бирелмәскә чакырды. «Бөтен продукция кирәкле күләмдә бар. Бу этапта ритейлерлар азык-төлеккә кытлык кичерми. Бездә запас җитәрлек, әле Татарстан җитештерүе бар, авыл хуҗалыгы һәвакыт әзер тора, шуңа күрә ыгы-зыгы тудырырга кирәк түгел, – дип ассызыклады Казан Мэры. – Без инде локдаунны уздык, шуңа күрә, әйдәгез, акыл белән һәм тыныч яшик – гомерлеккә җитәрлекне сатып алып булмый».

Илдар Шакиров сәүдә объектларының штат режимында эшләвен һәм беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин ителүен хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, берничә көн дәвамында сәүдә челтәрләрендә сатып алучылар күп булган, алар озак саклана торган беренче чиратта кирәкле азык-төлек – ярма, шикәр, макарон, консервалар, он запасы туплаган. Сатучылар һәрвакыт товарны складтан чыгарырга өлгерми, шуңа күрә ул кайвакыт киштәләрдә юк, дип билгеләп үтте Илдар Шакиров. «Кайбер сәүдә челтәрләрендә спекуляция булдырмас өчен кайбер товарларны бер кеше кулына сату буенча чикләүләр кертелде», – дип хәбәр итте Илдар Шакиров.

2020 елда башланган беренче чиратта кирәк булган товарларның бәяләренә һәм булу-булмауга мониторинг дәвам итә. Федераль ритейлерларны да, республика челтәрләре объектларын да, зур булмаган кибетләрне дә тикшерәләр. «Тулаем алганда, азык-төлек продуктларына бәяләрнең үзгәрүенә анализ күрсәткәнчә, продукциягә бәяләрнең сизелерлек артуы гади кибетләрдә – йорт янындагы кибетләрдә күзәтелә», – дип билгеләп үтте Илдар Шакиров.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 14.03.2022
Видеорепортаж
14.03.2022 12:09
Казанда кризиска каршы муниципаль чаралар әле дә гамәлдә
Барлык яңалыклар