2018 елда Химия ур., 33 адресы буенча каты-көнкүреш калдыклары полигонын төзү эшләре тәмамлана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче сентябрь, Екатерина Виславская). 2018 ел азагында Казанда Химия ур., 33 адресы буенча каты-көнкүреш калдыклары полигонын төзү эшләрен тәмамларга планлаштырыла. Ул якынча 6 ел дәвамында чүпне кабул итәргә тиеш. Объектта булган Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, казанлыларга чүпне аеру белән активрак шөгыльләнергә кирәк, бу киләчәктә шәһәрдә чүпне күмүне юк итәргә тиеш.
Полигонның икенче картасын төзекләндерү – Казан территориясендә калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчү программасын гамәлгә ашыруның чираттагы этабы. “Чиста шәһәр” программасы кысаларында ике чүп күчереп төяү станциясе ачылды, Химия ур., 33 адресы буенча экологик куркынычсызлык нормаларына туры килгән полигон төзелде, “Көнчыгыш” полигоны гамәлгә кертелде.
Полигонның беренче картасы инде тулган һәм калдыкларны туплау максатында кулланылмый. “ПЖКХ” ҖЧҖ директоры Андрей Юрченков шәһәр башлыгына сөйләгәнчә, икенче карта өстендә эшләр бара. Полигонның гомуми мәйданы инфраструктура белән бергә 23 гектардан артык, санитар зона белән – 150 га. “Полигонның гомуми сыйдырышлыгы 2 млн 885 куб метр тәшкил итә. Бу бик яхшы күрсәткеч”, - диде Андрей Юрченков. Төзелеш-монтаж эшләрен 1 ноябрьгә тәмамларга, ә декабрьдә объектны эксплуатациягә кертергә планлаштырыла.
Ул өстәгәнчә, полигонның икенче картасы, елга 400 мең тоннага якын чүп күмелсә, якынча 6 елга исәпләнгән. Хәзерге вакытта 550 мең тонна чүп юк ителә. Ул “Көнчыгыш” полигонына чыгарыла, ләкин Химия урамындагы полигонның икенче картасы гамәлгә кертелгәч, чүп икегә бүленәчәк. Әмма “Көнчыгыш” полигонының беренче картасы да ике елдан тула, дип өстәде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, димәк чүпне аерып җыю теориядән практикага күчәргә тиеш. Чүпне болай гына түгеп барсак, санитар зоналарны исәпкә алып, 900 га җир кирәк булачак.
Казан Мэры билгеләп үткәнчә, полигоннар бик тиз тула, нәтиҗәдә чүпне күмүне бетерергә кирәк. “Әлегә бердән-бер вариант – аеру, бирегә мөмкин кадәр азрак чүп килергә, ә эшкәртелергә күбрәк китергә тиеш. Икенче вариант – нуль күмү, - диде ул. – Казаннан шәһәр эчендә 23 га җир “тартып алынды”. Әйләнә-тирәбездә чүп полигоннары, күршеләр дә аларга ташый башласак, шат булмаслар. Шуңа иртәгәге көн нуль күмүдән тора. Әлегә чүпне аерырга кирәк, мөмкин кадәр күбрәк чүп эшкәртелергә тиеш. Моның өчен халыкны, яшьләрне, балаларны тәрбияләргә кирәк. Полигонның исә күләме зур, яхшы”.
Искәртергә кирәк, августта Авиатөзелеш районында чүпне аерып җыю буенча пилот проекты старт алды. 109 контейнер мәйданчыгында 428 махсус контейнер урнаштырылды.