Казанда БДБ илләренең I Уеннары тәмамланды – гомуми медаль зачетында Россия җыелмасы беренче урынны яулады.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче сентябрь, Алинә Бережная). Казанда узган БДБ илләренең I Уеннарының гомуми медаль зачетында Россия җыелма командасы беренче урынны алды: спортчылар төрле дәрәҗәдә 215 медаль яулады. Ил җиңүенә Казан спортчылары да зур өлеш кертте. Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласында халыкара ярышларны уздыруның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. «Без тагын иң эре ярышларны кабул итә ала торган шәһәр статусын расладык. Барысы да зур, тату команда булып эшләде – табиблар, хокук саклау органнары, спорт объектларында, Универсиада авылында, «Казан Экспо»да да эш җайга салынган иде. Шунысы куанычлы, коллегаларыбыз безгә мондый чараларны ышанып тапшыра, һәм без куелган бурычларны үтәп киләбез», – диде шәһәр башлыгы бүген эшлекле дүшәмбедә.
Ярышларда Казан спортчылары: Әмир Хәмидуллин, Павел Монич һәм Регина Галиәхмәтова Россия җыелма командасы составында бадминтон буенча гомумкоманда зачетында беренче урынны яуладылар, парлы һәм шәхси зачетларда медальләр алып кайттылар. Өстәл теннисы буенча ярышларда Дамир Әхмәтсафин алтын һәм бронза медаль китерде, «Ак буре» спорт берләшмәсе вәкиле Ильяс Фатыйхов бронза медаль яулады.