Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.08.2020, 14:09

И.Метшин: «Билгеләнгән планнар тормышка ашырылсын өчен, без барысын да эшләдек»

Шәһәр көненә һәм Республика көненә башкалада зур объектлар ачылачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче август, Алинә Бережная). 30-нчы августта Казанда тантаналы рәвештә Юдинодагы Тимер юлчылар мәдәният сарае һәм яшьләр үзәге, Зур Казан боҗрасының яңа участогы, Кабан күленең яңартылган яр буе территориясе, Татарстанның Милли китапханәсенең яңа бинасы ачылачак. Республика һәм шәһәр көне – бәйрәм чаралары гына түгел, ә шәһәр халкының тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрә торган эре объектларны ачу да ул, дип ассызыклады бүген Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә.

«Без Шәһәр көненә һәм Республика көненә зур объектлар төзүне төгәлләргә тырышабыз. Бу дисциплина гына түгел, яңа казанышлар һәм уңышлар алгоритмы да булып тора», - диде И.Метшин. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, коронавирус инфекциясе пандемиясенә карамастан, барлык төзелеш эшләре вакытында тәмамланган. «Без билгеләнгән планнарыбыз тормышка ашырылсын өчен барысын да эшләдек, күп кенә эшләрне пандемия вакытында да туктатмадык, планлы рәвештә график буенча хәрәкәт иттек», – дип ассызыклады И.Метшин.

Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, бүген Казанда ерак районнарны төзекләндерүгә зур игътибар бирелә, бу җирле халыкның тормышын яхшыртырга ярдәм итә. «Мине аеруча Юдино, Дәрвишләр, Теплоконтроль микрорайоннары сөендерә, аларда тормыш һәм төзекләндерү барышы башкала үзәгенеке кебек бара. Әгәр элек кешеләр: «Шәһәргә китәбез», дисәләр, бүген мондый сүзләрнең кирәге юк, мондый ерак районнарда башкала тормышының барлык шартлары да яшәү урыны буенча булдырылган», – диде И.Метшин.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласында бәйрәм чаралары ике көн узачак. Кунакларны һәм шәһәр халкын масштаблы программа көтә. Танылган җырчылар Илсөя Бәдретдинова, Рифат Зарипов, Niletto, Валерий Сюткин, «Дабро» төркеме, Сергей Безруков һәм «Крестный папа» төркеме Касә янындагы кичке концертның хедлайнерлары булачак. Казансу акваториясе өстендәге бәйрәм салюты бәйрәмнең финал аккорды булачак.
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 24.08.2020
Видеорепортаж
24.08.2020 12:34
Казанда Шәһәр көнендә салют һәм дистәләгән бәйрәм чарасы булачак
Барлык яңалыклар