Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.11.2020, 12:40

И.Метшин: «Без шәһәр төзелеше документларының мөһим триадасын кабул итү буенча финалга якынлаштык»

Казанда җирдән файдалану һәм төзелеш алып баруның яңа кагыйдәләре проекты буенча иҗтимагый фикер алышулар башланды.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы ноябрь, Алинә Бережная). Казанда җирдән файдалану һәм төзелеш алып баруның яңа кагыйдәләре проекты буенча иҗтимагый фикер алышулар уза. Фикер алышулар 26-нчы ноябрьдә башланды һәм 2021 елның 28-нче гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Казан Мэры Илсур Метшин казанлыларны шәһәр өчен мөһим документны килештерүдә катнашырга чакырды.

«Без шәһәр төзелеше документларының мөһим триадасын кабул итү буенча финалга якынлаштык - Генераль план, шәһәр төзелешен проектлауның җирле нормативлары кабул ителде һәм җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен раслыйсы калды», - дип билгеләде Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы иҗтимагый фикер алышулар ике ай дәвам итәчәк, димәк, теләге булган һәркем үз бәяләмәсен кертә алачак, дип ассызыклады. «Иҗтимагый фикер алышуларга җитәрлек вакыт бүлеп бирелде, барысын да катнашырга чакырам, тик барыннан да элек, төзүчеләрне, архитекторларны, девелоперларны. Кагыйдәләр белән танышырга вакыт табыгыз, без сезнең тәкъдимнәрегез, кисәтүләрегез өчен рәхмәтле булачакбыз һәм кагыйдәләр кабул ителгәндә сезнең фикерегезне исәпкә алачакбыз».

Иҗтимагый фикер алышуларны уздыру процедурасы турында шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Ирина Дябилкина сөйләде.

«Агымдагы елның февралендә Казанның яңа Генераль планы кабул ителү уңаеннан, шәһәр башкарма комитеты яңа Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре проектын әзерләде. Әлеге проект буенча иҗтимагый фикер алышулар билгеләнгән», - дип сөйләде Ирина Дябилкина. РФ шәһәр төзелеше кодексы нигезендә, иҗтимагый фикер алышулар процедурасы ике ай дәвам итәчәк һәм 26-нчы ноябрьдән 28-нче гыйнварга кадәр узачак.

Фикер алышуда Казан шәһәре территориясендә урнашкан күчемсез милек объектларының хокук ияләре һәм казанлылар катнашачак.

Документ буенча үз сорауларын, кисәтүләрен һәм тәкъдимнәрен фикер алышуда катнашучылар 15-нче декабрьдән 22-нче декабрьгә кадәр «Иҗтимагый фикер алышу» мәгълүмат системасында калдыра алачак, биредә әлеге проект буенча экспозиция ачылачак. Моның өчен Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында (ЕСИА) расланган исәп язмасы кирәк.

Ирина Дябилкина билгеләп үткәнчә, Казан җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре проекты буенча фикер алышуда катнашучылар өчен компьютерга һәм Интернет челтәренә керү мөмкинлеге булмаган җәмәгать урыннары район администрацияләрендә һәм архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә «Иҗтимагый фикер алышулар» мәгълүмат системасына керү өчен эш урыннары җиһазландырылачак, анда мөстәкыйль рәвештә яки консультант ярдәмендә мәгълүматны «Иҗтимагый фикер алышулар» мәгълүмат системасына кертергә мөмкин булачак.

«Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә үз тәкъдимнәрен, искәрмәләрен язмача, шулай ук экспозициягә килүчеләрне исәпкә алу электрон журналы аша бирү мөмкинлек булдырылачак. Үзең белән паспортның булуы зарур», - дип ассызыклады Ирина Дябилкина.

Барлык сорауларны, тәкъдимнәрне һәм искәрмәләрне гомумиләштергәннән соң, 28-нче гыйнварда Казан муниципаль берәмлеге Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында нәтиҗә бастырылачак, Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре проекты эшләп бетерелгәннән соң Казан шәһәр Думасына раслануга чыгарылачак.

Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре проекты материаллары белән Казан Мэриясенең KZN.RU сайтында танышырга була.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 30.11.2020
Видеорепортаж
30.11.2020 12:00
Казанда Җир биләмәләреннән файдалану һәм шәһәр төзелеше кагыйдәләре буенча иҗтимагый фикер алышулар башланды
Барлык яңалыклар