Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.08.2022, 14:24

И.Метшин: «Без машина йөртүчеләрнең инвалид кешеләрнең проблемаларына мөнәсәбәтен үзгәртергә тиеш»

Казан Мэры инвалидлар өчен урыннарда машина калдыручы автомобильчеләрне ачыклау эшен системалаштырырга чакырды.

Фото: Денис Гордийко

(Казан KZN.RU, 3 нче август, Алсу Сафина). Казан Мэры Илсур Метшин бүген шәһәр Думасының XV сессиясендә инвалидлар өчен урыннарда машина калдыручы автомобильчеләрне ачыклау эшен системалаштырырга чакырды. Ул билгеләп үткәнчә, бу эшне ЮХИДИ һәм шәһәр администрациясе белән берлектә башкарырга кирәк.

Утырышта иң кискен проблемаларның берсен депутат Руслан Йосыпов күтәрде: «Һәр парковкада мөмкинлекләре чикләнгән машина йөртүчеләр өчен 10% урын бүлеп бирелә. Еш кына әлеге урыннар буш булмый. Бу хокук бозучылар белән системалы эш кайчан башланачак?». Шәһәр өчен проблеманың актуальлеген Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова да раслады – аның сүзләренә караганда, әлеге тема төрле киңәшмәләрдә берничә тапкыр күтәрелгән.

«Инвалидлар өчен урыннарны законсыз рәвештә машина куючы кешеләрдән азат итү – ЮХИДИ вәкаләтләрендә. Патрульлекне стихияле рәвештә түгел, даими рәвештә үткәрергә кирәк», – дип ассызыклады Казан Мэры. Ул шулай ук Дәүләт автоинспекциясе һәм эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә күп кенә мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

«Шул ук вакытта без җаваплылык хисе тәрбияләү белән шөгыльләнергә һәм машина йөртүчеләрнең инвалидлыгы булган кешеләрнең проблемаларына мөнәсәбәтен үзгәртергә тиеш», – дип билгеләде Илсур Метшин һәм автомобильчеләр белән аңлату эшләрен көчәйтергә чакырды.

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гаффаров, үз чиратында, муниципаль парковкаларда бу юнәлештә эш системалы рәвештә алып барыла, дип аңлатты. Бу мәсьәлә шулай ук юл хәрәкәте иминлеге буенча шәһәр комиссиясенең якындагы утырышында да каралачак.

Фоторепортаж
Казан шәһәр Думасының XV сессиясе
Видеорепортаж
03.08.2022 14:44
Ратушада Казан шәһәр Думасының XV сессиясе узды
Барлык яңалыклар