В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мэр шәһәр инфраструктурасын яңартуга алынган кредитлар буенча ставкаларны субсидияләү инициативасы турында хәбәр итте.
Фото: Марат Мөгыйнов
Узган атна ахырында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров белән киңәшмә узды. Киңәшмә барышында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин муниципаль предприятиеләр тарафыннан шәһәр инфраструктурасын яңартуга алынган кредитлар буенча процент ставкасын субсидияләү турындагы инициативаны кертте.
«Әлеге чара кирәкле социаль әһәмиятле программаларны гамәлгә ашыру өчен зур ярдәм булачак. Казан муниципаль предприятиеләренә кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк. Бизнес һәм халык өчен күп кенә чаралар кабул ителде инде, кайберләре якын арада каралачак», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Исегезгә төшерәбез, күптән түгел икътисадның барлык тармакларына ярдәм итү буенча махсус чаралар расланды. Әйтик, Казанда эшмәкәрләргә карата тикшерүләр үткәрүгә мораторий кертү турында карар кабул ителде. Шулай ук бизнеска ярдәм итү буенча республика чараларының чираттагы кризиска каршы пакеты кысаларында эшмәкәрләргә гамәлдәге микрозаймнар буенча төп бурычны 18 айга кадәр кичектерү мөмкинлеге бирелә.