Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.03.2022, 12:20

И.Метшин: «Казан муниципаль предприятиеләренә кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк»

Мэр шәһәр инфраструктурасын яңартуга алынган кредитлар буенча ставкаларны субсидияләү инициативасы турында хәбәр итте.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче март). Казанның муниципаль предприятиеләре кризиска каршы шәһәр штабы эше кысаларында кирәкле ярдәм алачак, дип билгеләп үтте бүген Башкарма комитетта узган аппарат киңәшмәсендә ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин.

Узган атна ахырында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров белән киңәшмә узды. Киңәшмә барышында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин муниципаль предприятиеләр тарафыннан шәһәр инфраструктурасын яңартуга алынган кредитлар буенча процент ставкасын субсидияләү турындагы инициативаны кертте.

«Әлеге чара кирәкле социаль әһәмиятле программаларны гамәлгә ашыру өчен зур ярдәм булачак. Казан муниципаль предприятиеләренә кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк. Бизнес һәм халык өчен күп кенә чаралар кабул ителде инде, кайберләре якын арада каралачак», – дип ассызыклады Илсур Метшин.

Исегезгә төшерәбез, күптән түгел икътисадның барлык тармакларына ярдәм итү буенча махсус чаралар расланды. Әйтик, Казанда эшмәкәрләргә карата тикшерүләр үткәрүгә мораторий кертү турында карар кабул ителде. Шулай ук бизнеска ярдәм итү буенча республика чараларының чираттагы кризиска каршы пакеты кысаларында эшмәкәрләргә гамәлдәге микрозаймнар буенча төп бурычны 18 айга кадәр кичектерү мөмкинлеге бирелә.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 21.03.2022
Видеорепортаж
21.03.2022 11:24
Казанда тышкы яктырту белән идарә итү тулысынча автоматлаштырылды
Барлык яңалыклар