Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.11.2022, 11:57

И.Метшин: «Мобилизацияләнүчеләр, ирекле хезмәткәрләр һәм башка бүлекчәләрнең хәрби хезмәткәрләре шәһәр ярдәм чараларының бер программасы белән берләштереләчәк»

Казан Мэры ташламалар бирелергә тиешле балалары булган гаиләләр исемлеген актуальләштерергә кушты.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче ноябрь, Юлия Летникова). Мобилизацияләнгән казанлыларның гаиләләренә ярдәм итүнең шәһәр чаралары ирекле хезмәткәрләр һәм махсус операциядә катнашучы башка хәрби хезмәткәрләр гаиләләренә таратылды. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

«Безнең өчен мобилизацияләнүчеләр, ирекле хезмәткәрләр яки башка бүлекчәләрнең хәрби хезмәткәрләре арасында аерма юк. Барысы да шәһәрдәге ярдәм чараларының бер программасына берләштереләчәк», – диде Казан Мэры. «Яңа гаиләләр барлыкка килүгә оператив җавап бирүегезне сорыйм, аларның исемлеге көн саен яңарырга тиеш. Барысы да без игълан иткән ташламалар белән колачланырга тиеш», – дип ассызыклады Илсур Метшин.

Шәһәр башлыгы искә төшергәнчә, махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләләрнең балалары мәктәпләрдә бушлай төшке аш ашаячак, балалар бакчаларына йөриячәк, аларда тукланачак, җәмәгать транспортында йөриячәк, мәдәният һәм спорт учреждениеләре хезмәтләреннән файдаланачак.

Казан районнары администрацияләре мохтаҗларга адреслы ярдәм күрсәтүне дәвам итәләр. «Без мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре белән көндәлек элемтәдә калабыз. Район администрацияләре көнкүреш мәсьәләләреннән алып финансларга кадәр булган төрле сораулар буенча һәрбер гаиләгә ярдәм итә. Эш күләме арта, ләкин без аны тулысынча башкарачакбыз. Бу безнең бурычыбыз», – дип билгеләде Казан Мэры.

Исегезгә төшерәбез, шәһәрдәге ярдәм чаралары турында тулы мәгълүматны сылтама буенча белергә була. Моннан тыш, мохтаҗларга ярдәм итүгә битараф булмаган шәһәрлеләр дә кушыла ала. Моның өчен гуманитар ярдәм җыю складларының берсенә кирәкле әйберләр алып килергә, «Игелекле Казан» фондына акча күчерергә яки волонтер булып язылырга мөмкин.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 21.11.2022
Видеорепортаж
21.11.2022 12:22
Казанда мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итү чаралары ирекле хезмәткәрләр һәм махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә таратылды
Барлык яңалыклар