Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.06.2020, 17:04

И.Метшин: «Казан уңайлырак һәм төзегрәк була бара, бу үзгәрешләр ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бәйле»

Казан Мэры Рөстәм Миңнехановның Татарстан Президенты вазифасына кандидат булып тәкъдим ителүен шәрехләде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июнь). Казан Мэры Илсур Метшин Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кандидат булып тәкъдим ителүен шәрехләде. Бу хакта карар бүген «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең яшерен тавыш бирү йомгаклары буенча 32-нче конференциясендә кабул ителде.

«Казанлылар үзләре дә, Татарстан башкаласы кунаклары да Казанның елдан-ел уңайлырак һәм төзегрәк була баруын билгеләп үтә. Без барлык юнәлешләр буенча да үстек, - дип билгеләде И.Метшин. - Бу үзгәрешләр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бәйле. Республикада һәм аның башкаласында моңарчы күрелмәгән, Россиядә аналоглары булмаган программалар гамәлгә ашырыла, алар - ишегалларына, торак фондына, юлларга, социаль объектларга (поликлиникалар, мәдәният сарайлары, яшүсмерләр клублары) капиталь ремонт ясау».

«Без ТР Президентының сайлау алды программасын тыңладык, ул амбицияле, яңа максатлар куя. Президентыбыз җитәкчелегендә әлеге программаларны гамәлгә ашыру Татарстанны яңа дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирәчәк», - диде Илсур Метшин.

Бүген «Мәскәү» мәдәни үзәгендә «Бердәм Россия» партиясенең 32-нче конференциясе узды. Конференциядә 161 делегат катнашты, карар кабул итү өчен кворум җитәрлек булды. Утырышны «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, партиянең Генераль советы Президиумы әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды. Күпчелек тавыш белән Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» партиясенннән Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кандидат итеп тәкъдим ителде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар 2020 елның 13-нче сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә узачак.

Фоторепортаж
«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең 32-нче конференциясе, 27.06.2020
Видеорепортаж
27.06.2020 15:53
Казан Мэры Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кандидат итеп тәкъдим ителүен шәрехләде
Барлык яңалыклар