Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.07.2020, 13:56

И.Метшин: «Һәрбер ял итүчегә полиция хезмәткәрен билгеләп булмый, без сабыр итәргә һәм су керүдән тыелып торырга чакырабыз»

Казанда муниципаль пляжлар һәм су янында ял итү урыннары ачылуга әзер.

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июль, Алинә Бережная). Казанда дүрт муниципаль пляж - «Локомотив», «Тирән күл», «Зур Аккош күле», «Комсомол», шулай ук «Кече Аккош күле», «Зөбәрҗәт күле» һәм Җиңү паркында су янындагы ял итү урыннары пляж сезонына әзер. Әмма алар Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе рөхсәтеннән соң гына ачылачак. Казан Мэры Илсур Метшин коронавирус таралуга каршы тору буенча штаб утырышында Татарстан башкаласында яшәүчеләрне һәм кунакларны билгеләнгән кагыйдәләрне үтәргә чакырды.

«Без су коену сезоны башлануга әзер, тик әлегә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте рәсми рөхсәт бирми. Бу һәрбер ял итүчегә полиция хезмәткәре билгеләү мөмкин булмаган очрак. Без ял итүчеләрне сабырлык, аек акыл белән якын килергә, коенудан тыелырга чакырабыз, - диде Казан Мэры.

Пляжларны ачу өченче этап чараларына карый, шуңа күрә алар санитар-эпидемиологик вәзгыять яхшырганчыга кадәр ябык булачак. Коенуны тыюга карамастан, шәһәрнең су объектларында ял итүчеләр күп. Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимурханов сүзләренә караганда, июнь аенда Казанда 5 кеше батып үлгән. Зур Аккош күле, Комсомол күле пляжларында, Җиңү паркында һәм Кече Аккош күле янында, анда 1-нче июньнән коткару постлары урнаштырылган, батып үлүчеләр юк. Бу ял итү урыннарында 6 кеше коткарылды, шуларның икесе балалар, 23 ял итүчегә беренче ярдәм күрсәтелгән.

1-нче июльдән коткару постлары башка муниципаль пляжларда ачылды. 30-нчы августка кадәр һәр пляжда көн саен 9.00-дән 20.00-гә кадәр 4 коткаручы кизү торачак. «Барлык постлар көймәләр, коткару кирәк-яраклары һәм медикаментлар белән комплектланган. Сезон башына 65 коткаручы коткару постлары эшен оештыру буенча әзерлек узды», - диде Ф.Тимурханов.

Хәзерге вакытта барлык пляжларда һәм су янында ял итү урыннарында су асты тикшерүләре үткәрелгән. Техник яктан тикшерүне «Зур Аккош күле» һәм «Комсомол» пляжлары узды. «Ривьера» кунакханәсенең коммерция пляжын ачылуга әзерлиләр.

Су коену сезоны ачылганчы шәһәрнең су объектларында халык белән профилактик эшкә зур игътибар биреләчәк. Июнь аенда Казанда су объектларына 121 патруль үткәрелде, 183 профилактик әңгәмә узды, суда үз-үзеңне тоту буенча 320 белешмә таратылды. Моннан тыш, елга һәм күл ярларында суга керүне тыю турында кисәтү билгеләре һәм суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре булган аншлаглар куелган. «Су коену сезоны дәвамында без алга таба да Идел һәм Казансу елгалары акваторияләрен патрульләштерүне планлаштырабыз. Бездә ял итүчеләр өчен 10 мең белешмәлек әзерләнгән, шулай ук халыкка социаль челтәрләрдә хәбәр ителәчәк», - дип сөйләде Ф.Тимурханов.

Ул билгеләп үткәнчә, еш кына кешеләр сай урыннарда һәлак була. Сәбәбе - исерткеч эчемлекләр эчү һәм җиһазланмаган урыннарда су коену. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, дөньяда ел саен суда 272 мең кеше батып үлә. Россиядә 2019 елда 4 меңнән артык кеше батып үлгән, Татарстанда - 34 кеше, шуларның өчесе - Казанда. «2011 елдан Казан муниципаль пляжларында бер генә кеше дә үлмәде, барлык бәхетсезлек очраклары коену өчен рөхсәт ителмәгән урыннарда килеп чыкты. Шәһәр кешеләрен коткаручылар эшли торган муниципаль пляжларны сайларга һәм барлык чикләүләрне бетергәннән соң гына су коенырга чакырам», - дип ассызыклады Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы.

Казан Мэры Илсур Метшин коткаручыларны шәһәр пляжларында ял итүчеләрнең күп булачагына әзер булырга чакырды. «Тәҗрибә күрсәткәнчә, «кызу башлар» бар, шуңа күрә пляжларда коткару хезмәтләрен оештыру турында карар кабул ителгән. Халыкара юнәлешләр барысы да ябык, җәй эссе булачак, коткаручыларның эшләре күп булачак», - дип йомгаклады И.Метшин.

Фоторепортаж
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча штаб утырышы, 06.07.2020
Видеорепортаж
06.07.2020 11:46
Казанда яңартылган ике муниципаль пляж ачылачак
Барлык яңалыклар