Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.07.2021, 16:06

И.Метшин: «Шәһәргә әлеге биналарны карап тоту табышлы түгел, ә эшмәкәрләр өчен бу эшмәкәрлек алып бару мөмкинлеге»

Шәһәр башлыгы К.Маркс урамындагы муниципалитет тарафыннан ташламалы аренда программасы буенча бирелгән офиста булды.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче июль, Алинә Бережная). Казанда эшкуарлар ташламалы шартларда муниципалитеттан бинаны арендага ала ала торган программа инде алтынчы ел гамәлгә ашырыла. Кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре белән илледән артык килешү төзелгән, ә 35 бинада ремонт ясалган һәм эшчәнлек уңышлы алып барыла. Шундый биналарның берсе – Карл Маркс, 23/6 адресы буенча урнашкан цоколь катындагы 101,3 кв.м мәйданлы бинаны 2017 елда ук «Имидж Трейдинг» ҖЧҖ директоры Ольга Романова арендага алган, ул инде «аренда каникуллары» өстенлеген бәяләп, булачак офисны ремонтлауга акча кертә алган. Бүген анда Казан Мэры Илсур Метшин булды.

«Без сезнең аренда каникуллары программасында катнашуыгызга шат, – дип мөрәҗәгать итте Ольга Романовага Илсур Метшин. – Бүген Казанда 53 эшкуар «аренда каникуллары»ннан файдаланды, аларның күбесе биналарны ремонтлады һәм хәзер үз эшләре белән шөгыльләнә. Шәһәргә бу биналарны карап тоту һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү табышлы түгел, ә эшкуарлар өчен бу эшмәкәрлек алып бару мөмкинлеге, шуңа күрә программа – үзара файдалы шартларның бик яхшы үрнәге».

Программа шартлары буенча эшкуарларга 5 елга ташламалы аренда ставкасы булган муниципаль биналар тәкъдим ителә. Шул ук вакытта беренче тапкыр 2 елга аренда түләвенең нульле процент ставкасы билгеләнә, өченче елда эшкуар аренда түләвенең 25%-ын, дүртенче елда – 50%-ын, бишенче елда – 75%ын түли. Аренда түләве күләме аукцион сатулар үткәрү барышында формалаша.

«Арендалы каникуллар» программасы буенча шәһәр балансында 114 бина бар, шуларның 106-сы аукционга куелган. Бүгенгә 53 аренда шартнамәсе төзелгән, 35 бинада ремонт ясалган һәм эшчәнлек алып барыла.

10 ел сувенир продукциясе һәм реклама җитештерү белән шөгыльләнүче «Имидж Трейдинг» компаниясе 2017 елда ташламалы аренда килешүен төзегән. Моңа кадәр ул «Идея» технопаркы офисларының берсендә урнашкан булган. «Дөресен әйткәндә, без нәрсәдән башларга белмәдек, бина проблемалы иде – диварлардан су ага, канализация исе килә иде», – дип сөйләде Ольга Романова. Соңрак бинаның мәдәни мирас объекты булып торуы ачыкланган, бу керү төркемен ремонтлауны кыенлаштырган, моннан тыш, бина аша узган газ торбасын күчерү белән проблемалар туган. Ольга Романова узган ел ахырында Казан Мэры Илсур Метшинга видеоконференцэлемтә режимында узган кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү буенча координация советында алар юлыккан катлаулы хәл турында сөйләде. Ул чакта шәһәр башлыгы бу мәсьәләне хәл итәргә вәгъдә бирде һәм икенче көнне үк Карл Маркс урамындагы бинага барды. Аның йөкләмәсе буенча Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе, шулай ук ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты эшкә кушылды. Агымдагы елның мартында бинада ремонт башланды, моннан тыш, яңа җиһазлар сатып алынды, җитештерелә торган продукция үрнәкләре куелган стеллажлар урнаштырылды. Узган атнада хезмәткәрләр инде офиска күчкән, хәзер анда якынча 20 кеше эшли.

«Казан яхшыра бара, чөнки сезнең кебек актив эшмәкәрләр Татарстан башкаласын уңышлы итә», – дип ассызыклады Илсур Метшин һәм компания директорыннан киләчәктә бинаны сатып алырга планлаштырмыймы дип кызыксынды. «Биш елдан соң, аренда тәмамлангач, без бинаны үз милкебезгә күчерергә теләр идек. Шулай ук якын-тирә территорияне төзекләндерү, газон җәю һәм тышкы якта яктырту ясау планлаштырыла», – дип сөйләде Ольга Романова. Әйтергә кирәк, федераль закон нигезендә, ташламалы аренда килешүе төзегән арендатор бинаны торгларсыз гына сатып алу өстенлекле хокукына ия.

Бинаны караганнан соң Казан Мэры Карл Маркс урамындагы 23/6 номерлы йортта яшәүчеләр белән аралашты. Алар шәһәр башлыгына аларның йортын капиталь ремонт программасына кертүне, шулай ук әйләнә-тирәдәге территорияне төзекләндерүне, чүп-чарны дуаль җыю өчен заманча контейнер мәйданчык куюны һәм иске агачларны кисүне сорап мөрәҗәгать итте. Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, йорт мәдәни мирас объектлары булып торганга күрә, анда эшләр башкару өстәмә килештерүләр һәм финанслау таләп итә. Шәһәр башлыгы ассызыклаганча, хәзер бу мәсьәлә хәл ителә. Территорияне төзекләндерүгә килгәндә, И.Метшин Башкарма комитетның җаваплы структур бүлекчәләренә мәсьәләне контрольгә алырга һәм йортта яшәүчеләр белән очрашырга кушты.

Фоторепортаж
Казан Мэры К. Маркс урамындагы ташламалы аренда программасы буенча тәкъдим ителгән офиста булды
Видеорепортаж
14.07.2021 13:02
Казан Мэры К.Маркс урамындагы ташламалы аренда программасы буенча тәкъдим ителгән офиста булды
Барлык яңалыклар