Казан Мэры шәһәр халкын Раштуа бәйрәме белән котлады.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
«Хөрмәтле казанлылар!
Православие динен тотучыларны Раштуа бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!
Бу шатлыклы көн дин тотучыларга өмет һәм мәхәббәт өсти, фикерләрен һәм хисләрен югары әхлакый идеалларга юнәлтә һәм тирә-юньдәгеләргә игътибарлы мөнәсәбәттә булырга өнди. Раштуаны бөтен гаилә белән каршы алу традициясе төрле буын вәкилләрен берләштерә.
Шәһәребезнең күпсанлы православие җәмгыяте Казанның чәчәк атуына һәм динара диалогны үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш кертә, Татарстан башкаласына төрле милләт һәм конфессия вәкилләре дус-тату яшәгән шәһәр данын беркетүгә ярдәм итә.
Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! Якты Раштуа көннәре якыннар турында кайгырту һәм игелекле эшләр белән истә калсын, ә һәр йортта җылылык һәм уңайлылык атмосферасы барлыкка килсен!»- диелә котлауда.