Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.10.2021, 11:05

И.Метшин: «Бу конкурс – формаль грамоталар һәм стипендияләр генә тапшыру түгел, яшьләр башыннан ук үз идеяләренең хуплау табуын тоярга тиеш»

Татарстан башкаласында студентлар, аспирантлар һәм мәктәп укучылары арасында Казан Мэрының исемле стипендияләрен алучыларны сайлаячаклар.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче октябрь, Алинә Бережная). Бүген Татарстан башкаласында Казан Мэрының исемле стипендияләрен алуга конкурс башланды. Быел аларның күләме 10 мең сумга арткан. Конкурс лауреатлары студентлар һәм аспирантлар, шулай ук балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә белем алучы мәктәп укучылары, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр булачак. Шәһәр башлыгы Илсур Метшин конкурста катнашыр өчен мөмкин кадәр күбрәк яшьләрне чакырды, моның киләчәктә зур мөмкинлекләр бирүен ассызыклады.

«Бу конкурс – формаль рәвештә грамоталар һәм стипендияләр тапшыру гына түгел. Яшьләр стартта үз идеяләренең хуплау табуын тоярга тиеш. Барлык эшләнмәләр дә Казанны үзгәртүгә юнәлдерелгән, – дип билгеләде Илсур Метшин. – Монда иң мөһиме – акча түгел, ә яшьләрнең студент вакытта ук үз-үзләрен күрсәтү мөмкинлеге булу». Ул барлык эшләрне дә эксперт жюрие карый, портфолио кадрлар резервына эләгә, шуңа күрә Казан Мэрының исемле стипендияләрен алу бәйгесе – бу, һәрхәлдә, иртәгәге уңышларга бер адым, дип өстәде.

Конкурс шартлары турында тулырак итеп балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Минтимер Ногманов сөйләде. Быел конкурс 27-нче тапкыр үткәрелә. Бүләкләр югары һәм һөнәри белем бирү учреждениеләре студентларына һәм аспирантларына, интерннарга, клиник ординаторларга һәм шәһәр хуҗалыгы, мәдәнияте, икътисады, социаль һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүче яшьләр иҗтимагый оешмалары белгечләренә бирелә. Катнашу өчен алар гамәли әһәмияткә ия һәм шәһәрне төзекләндерү процессында тормышка ашыру мөмкинлеге булган фәнни эшләрен тапшырырга тиеш. Проектларны тәкъдир итү ике этапта уза: читтән торып һәм эксперт комиссиясе әгъзалары алдында яклау.

«Стипендия бер тапкыр бирелә, һәр категориядә күләме 10 мең сумга артты», – дип хәбәр итте Минтимер Ногманов. Әйтик, аспирантлар өчен 40 мең сумлык 16 стипендия, югары уку йортлары студентлары өчен 30 мең сумлык 20 стипендия, көллият студентлары өчен 20 мең сумлык 2 стипендия каралган. Шулай ук быел Казан Мэры кушуы буенча стипендия балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә укучыларга гына түгел, физик культура һәм спорт комитеты буйсынуындагы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләргә дә биреләчәк. Алар өчен стипендия күләме – 20 мең сум. Гомумән алганда, 38 студент һәм аспирант, 45 укучы конкурс лауреатлары булачак.

«Бәйге белән кызыксыну елдан-ел арта, шуңа күрә приз фондының артуы – укучыларга шәһәр өчен сыйфатлы һәм файдалы эш әзерләү өчен тагын бер стимул», – дип билгеләп үтте комитет җитәкчесе.

Узган ел катнашучылар бик актив булдылар һәм 240 эшне карауга тапшырдылар, шуларның 84-е социаль-гуманитар, техник һәм табигый фәннәр буенча очный турга үтте. Өстәвенә, кайбер проектлар гамәлдә кулланыш тапты инде, дип хәбәр итте Минтимер Ногманов. Мәсәлән, стипендиат Константин Липатниковның «Волоконно-оптические системы вибродиагностики технически сложных объектов» эше Казан приборлар төзү конструкторлык бюросында кулланыла, ә Казан дәүләт медицина университетыннан Алсу Сәйфиеваның Казан халкына медицина белемнәре нигезләрен «Эшлекле пациент» социаль-әһәмиятле проект аша аңлату эше шәһәрнең медицина учреждениеләрендә уңышлы тормышка ашырыла.

Гаризалар 31-нче октябрьгә кадәр «Россия яшьләре» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы сайтында шәхси кабинетта кабул ителә. Нәтиҗәләр ясау һәм тантаналы бүләкләү декабрьдә узачак.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 04.10.2021
Видеорепортаж
04.10.2021 10:56
Казанда шәһәр Мэрының исемле стипендияләренә конкурс башланды
Барлык яңалыклар