Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.03.2026, 14:00

И.Метшин: «Әлеге объект «Салават күпере» халкы якында гына спорт белән шөгыльләнә ала торган заманча үзәк булачак»

«Салават күпере»ндә «ФИЗРА спорт үзәге» физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелеше 70 процентка үтәлгән

Салават күпере торак массивында «ФИЗРА спорт үзәге» физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелеше дәвам итә. Бүгенге көнгә объектның әзерлеге 70 процент чамасы. Төзелеш эшләре тәмамланганнан соң бирегә олылар белән бергә, балалар да йөри алачак. Спорт учреждениесе көненә бер меңнән артык кешене кабул итә алыр, дип көтелә. Биредә классик спорт төрләре – футбол, баскетбол, волейбол белән бергә фиджитал юнәлешне дә үстерергә ниятлиләр. Төзелеш мәйданчыгындагы эшләрнең барышын Казан мэры Илсур Метшин тикшерде.

Марат Мөгыйнов фотосы

«Безнең алда казанлыларга киләчәктә дә сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен яхшырак шартлар булдыру бурычы тора»

«Спорт – безнең өчен төп өстенлекләрнең берсе. Спорт инфраструктурасын системалы рәвештә үстерәбез: Казанда профильле объектлар саны 2009 елдан башлап ике тапкырга артты – мондый объектлар 323 тән 644 кә җитте. Узган елны без шәһәрнең төрле районнарында яңа 11 мәйданчыкны файдалануга тапшырдык һәм әлеге эш бүген дә дәвам итә. Салават күпере микрорайонына аерым игътибар бирәбез. Сыйфатлы торак төзү, ишегалларын төзекләндерү һәм иҗтимагый киңлекләр, мәктәпләр, балалар бакчалары, поликлиникалар булдыру белән бергә, биредә Идел буе төбәкләрендәге иң эре спорт комплексларының берсе – «Физра» төзелә. Әлеге объект дәүләт-хосусый партнерлык принципларына нигезләнеп салына. Бу «Салават күпере» халкы якында гына спорт белән шөгыльләнә ала торган заманча үзәк булачак: биредә балалар өчен дә, профессиональ спортчылар һәм өлкән буын вәкилләре – «Яшәү яме» проектында катнашучылар өчен дә шартлар булдырылачак, - дип ачыклык кертте Илсур Метшин. – Эшебезнең нәтиҗәләре күз алдында. Казанның меңьеллыгын бәйрәм иткәннән соң һәм Универсиада алдыннан спорт белән даими рәвештә 13 процент шәһәр халкы шөгыльләнгән булса, бүген әлеге күрсәткеч 68 процентка җитте. Безнең алда казанлыларга киләчәктә дә сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен яхшырак шартлар булдыру бурычы тора».

Ике катлы яңа спорт үзәге Зилант урамында урнашкан 22/15 номерлы йорт тирәсендә төзелә. Комплексның мәйданы якынча 4,2 мең квадрат метрны тәшкил итә. Ул тәүлегенә 1026 кешегә хезмәт күрсәтә алачак.

Мәйданчыкта төзелеш эшләре 2024 елның көзендә башланган. Хәзерге вакытта биредә төп эшләр башкарылган, бинаның каркасы җыелган һәм тышкы инженерлык челтәрләре сузылган. Хәзер эшчеләр фасад, түбә ябу эшләрен башкара, бинаны сэндвич-панельләр белән тышлый һәм эчке якта инженерлык челтәрләрен сузалар. Мәйданчыкта көн саен 40 ка якын төзүче һәм алты берәмлек техника эшли.

Шул ук вакытта комплексны инженерлык инфраструктурасына тоташтыру эше дә алып барыла. Мондый төрләргә су белән тәэмин итү, агынты сулар, җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен булдыру, электр челтәрләренә тоташтыру, яңгыр суы канализациясе төзү һәм юл өслеген җәю эшләре керә.

Проект буенча спорт комплексының беренче катында командалы спорт төрләре – футбол, волейбол һәм баскетбол өчен мәйданчыклар, шулай ук падел-теннис корты урнаштырылачак. Спорт зоналарының барысы да бер киңлеккә берләштерелеп, алар төрле спорт төрләре өчен махсус челтәрләр һәм төсләр белән бүленәчәк.

Икенче катта сквош-корт, йога һәм бию белән шөгыльләнү өчен ике зал, шулай ук якынча 70 кешегә исәпләнгән фитнес бүлмәсе җиһазландырылачак. Моннан тыш, биредә тренажер бүлмәләрен һәм спорт ярышлары уздыру мәйданчыгын күреп булачак.

Комплекста шулай ук заманча инфраструктура каралган. Бинада ресепшн зонасы, 100 квадрат метр мәйдандагы кафе, сигез чишенү бүлмәсе, медицина кабинетлары һәм тренерлар бүлмәсе булачак. Спорт үзәге янында 108 машинага исәпләнгән парковка киңлеге эшләнәчәк.

Күпфункцияле спорт комплексын төзү эшләре инде ахырына якынлашып килә: мәйданчыкта төп эчке эшләр тәмамланган һәм биредә спорт белән шөгыльләнү өчен кирәкле махсус өслек җәюгә әзерлек бара.

Җылылык бирелгәннән соң төзүчеләр плитка салу, беренче катта бетон өслек агызу эшенә керешәчәк. Шулай ук бина эчендәге башка өслекләр дә үз ихтыяҗлары өчен әзерләнәчәк. Температура режимын тотрыкландыру әлеге эшләрне тулысынча тәмамларга һәм бина эчендәге соңгы эшләргә күчәргә мөмкинлек бирәчәк.

Соңрак турыдан-туры спорт инфраструктурасына кагылышлы эшләр башланачак. Бер атнадан футбол мәйданчыгы өчен каралган нигезне әзерләү эшләре тәмамлана, аннары якынча ике атнадан биредә яшел чирәм җәя башлаячаклар – әлеге төр чимал объектка кайтартылган инде. Бина эчендә дымлылык кимегән саен эшчеләр универсаль мәйданчыкның паркет өслеген җәю эшенә керешәчәк, анда баскетбол, волейбол һәм гимнастика зоналары булачак. Эшчеләр падел-кортны җыюларын дәвам итәләр: хәзерге вакытта корылманың каркасы куелган.

«Без инде актив рәвештә тренерлар составын формалаштырабыз һәм балаларны секцияләргә май-июнь айларында җыя башлыйбыз»

Үзәктә шәһәрнең «Тасма», «Хезмәт резервлары», «Идел» һәм «УНИКС Юниор» бокс һәм кикбоксинг спорт мәктәпләре урнашыр дип көтелә. 3,5 яшьтән олырак балалар өчен биредә спортның команда төрләре буенча секцияләр һәм түгәрәкләр оештырырга ниятлиләр. Үзәктә балалар өчен түләүле һәм түләүсез түгәрәкләр эшләячәк. Объектка көн саен 200–250 бала йөрер дип көтелә, аена 2,5 меңгә якын дәрес үткәреләчәк.

«Без бу комплексны социаль объектлар җитмәү сизелә торган «Салават күпере» районында төзибез. Безнең төп максат – балаларга өй янында гына спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирү. Җәяү генә бару нәтиҗәсендә аларда актив тормыш рәвеше алып бару теләге көчәячәк. Без инде тренерлар составын формалаштырабыз һәм балаларны секцияләргә май-июнь айларында җыя башлыйбыз. Монда «Салават күпере»ндә яшәүче тренерлар эшләячәк, бу бик уңайлы», - дип сөйләде Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов.

Шул ук вакытта проектта мәйданчыкны үстерүнең перспективалы форматлары да карала. Аерым алганда, классик физик активлыкларны һәм цифрлы технологияләрне берләштергән фиджитал-спорт элементларын кертү мөмкинлеге күздә тотыла. Сүз өстәмә мохит булдыру турында бара. Болай эшләгәндә классик спорт төрләре үзләренең виртуаль аналоглары белән тулылана алачак.

Фиджитал зонасы булдырылуы нәтиҗәсендә әлеге киңлектә заманча цифрлы җиһазлар – беренче чиратта спорт симуляторлары җыелмасы булган PlayStation барлыкка киләчәк. Инде бу этапта ук ким дигәндә дүрт-биш дисциплина: футбол, баскетбол, волейбол, бокс һәм катнаш уен форматлары колачланачак.

Шул ук вакытта проект масштаблы дип карала. Мәйданчыкта челтәр буенча киңәйтелгән җайланмалар – компьютер станцияләре һәм VR-зоналар урнаштыру турында профильле федерация белән сөйләшүләр алып барыла. Әлеге алым гамәлгә ашырылган очракта, цифрлы хезмәт төрләре сизелерлек артачак: тулысынча бирелеп шөгыльләнергә мөмкинлек бирә торган симуляторлар, дрон-активлыклар, шулай ук ярышып «ату» төрләрен дә кертеп, өстәмә уен дисциплиналары барлыкка киләчәк.

«Фиджитал юнәлеше аерым игътибар үзәгендә. Классик һәм цифрлы спорт төрләре ярашачак киңлек булдыру тәкъдиме бар: мәсәлән, виртуаль футбол уйнап, аннары кырга чыгу мөмкинлеге булсын. Без уеннар белән консольләр урнаштырырга ниятлибез. Параллель рәвештә федерация белән сөйләшүләр алып барыла: компьютерлар, VR-зоналар, дроннарны да кертеп, өстәмә форматлар барлыкка килергә мөмкин, - дип сөйли «ФИЗРА» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Илшат Газизов. – Әмма әлегә бу фикер алышу гына. Без әлегә моны бу киңлеккә ничек яхшырак яраклаштырырга кирәген өйрәнәбез, әгәр әлеге юнәлеш үсеш алса, безгә башка мәйданнарны яңадан бүләргә – мәсәлән, аерым залларның билгеләнешен үзгәртергә туры киләчәк. Гомумән алганда, безнең максат – төрле аудиторияләр тарафыннан ихтыяҗ булачак универсаль һәм заманча комплекс булдыру».

Граффити, кызгылт сары төсләр һәм эшкә этәргеч бирү: спорт киңлегенең яңартылган дизайн проекты

Киңлекнең эчке бизәлеше капма-каршы төсләр уенын хәтерләтә: биредә караңгы графит төсләр ачык кызгылт сары төсләр белән кушылып китә, шул ук вакытта ачык соры төсләр дә күзгә чалына. Буш ачык араларны каплау, биек түшәмнәрдә һәм интерьерда индустриаль эстетика булдыру өчен кулланыла торган конструктив челтәрләр кызгылт сары төскә буялачак, бу исә халыкны җәлеп итү мөмкинлеген арттырып, игътибарны әлеге киңлеккә юнәлтәчәк.

«Без заманча трендларга йөз тотабыз: дизайнда футуристик детальләр һәм бионик формалар өстенлек итә. Безнең максат – яшьләр өчен кызыклы эстетик мохит булдыру», - дип сөйләде архитектор Анна Хәкимова.

Үзәкнең диварларына спорт тематикасына багышланган граффити ясалачак, бу эшкә этәргеч бирү элементы да булып тора. Дивардагы графика ярдәмендә киңлек функциональ секторларга бүленәчәк.

Бинаның архитектура концепциясе дизайнер Роберт Шәфигуллин тарафыннан эшләнгән. Аның уйлавынча, спорт комплексы су тамчысын хәтерләтә торган гадәти булмаган формада төзелә. Районның әйләнә-тирәдәге төзелешенә органик туры килергә тиешле пыялалы фасад ярдәмендә мондый нәтиҗәгә ирешеп булачак, читтән караганда, ул, чыннан да, су тамчысына охшаш булачак, дип саный дизайнер.

Ләйлә Шакирова тәрҗемәсе

Фоторепортаж
Илсур Метшин Салават күперендә спорт үзәге төзелешенең барышы турында күрсәтмә бирде
Видеорепортаж
19.03.2026 14:58
Салават күперендә «ФИЗРА спорт үзәге» физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелеше 70% ка үтәлгән
Барлык яңалыклар