Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.12.2025, 16:47

И.Метшин: «Әлеге җиңү безнең Россиянең спорт башкаласы булуыбызны тагы бер кат раслый»

Казан командасы Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасында 13 тапкыр чемпион булды

Физик тәрбия һәм спорт комитеты фотосы

Казан командасы 2025 елда Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасында 13 тапкыр чемпион булды. Шәһәр Башкарма комитеты җыелма командасы җиде дисциплинада җиңү яулаган. Турнирлар Татарстан Республикасының 12 муниципаль берәмлеге арасында 10 спорт төре буенча узган. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов хәбәр итте.

«Безнең муниципаль хезмәткәрләребез, яшь белгечләрдән алып президиумда һәм залда утыра торган җитәкчеләр әлеге зур спорт хәрәкәтенең бер өлеше булды. Идарә башлыклары, урынбасарларыбыз һәм белгечләребез зур эш башкарды. Безне Россиянең спорт башкаласы дип йөртәләр һәм бу җиңү моны тагы бер кат раслый. Әлеге ярышларда үзебез катнашып, спорт белән шөгыльләнү, республикада беренче һәм иң яхшылар булу мөһим икәнен күрсәтәбез. Казан җыелма командасының барлык катнашучыларын да яхшы нәтиҗәләр белән котлыйм», - дип билгеләп үтте шәһәр мэры Илсур Метшин.

Линар Гарипов сөйләвенчә, ел дәвамында «Спорт белән данлы Казан» шәһәр спартакиадасы уздырылган, анда 10 дисциплина буенча 300 дән артык кеше катнашкан. 2025 елда шәһәр спартакиадасында Социаль блок командасы җиңүче дип танылган.

Спартакиада февральдә Казанда узган чаңгы ярышлары белән ачылган. Май аенда Әлмәттә хатын-кызлар арасында волейбол ярышлары узган. Әлеге ярышта Казан командасы беренче урынны яулаган. Бу елгы җиңү 2018 елдан соң беренче биек үр булып санала. Казан спортчылары ир-атлар арасында волейбол турнирында көмеш медаль алган.

Мамадышта узган өстәл теннисы ярышларында Казан өченче урында калган.

Бильярд турнирында Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин катнашкан. Финал бәйгесендә ул Чистай һәм Лениногорск вәкилләрен җиңеп, җиңүче булган һәм Казан янәдән беренче урынны яулаган.

Татарстан башкаласы җыелма командасы Әлмәттә узган мини-футбол ярышларында җиңү яулаган. Казанда узган йөзү, шахмат, бадминтон, бильярд һәм җиңел атлетика ярышларында шулай ук 1 урын алынган.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 08.12.2025
Видеорепортаж
08.12.2025 14:56
Казан командасы Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасында җиңү яулады
Барлык яңалыклар