Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.12.2020, 15:59

И.Метшин: «Коммуналь челтәрләрне норматив хәлгә китерү өчен федераль үзәк ярдәме кирәк»

Казан Мэры Идел буе шәһәрләре ассоциациясе әгъзалары җыелышында инженерлык челтәрләренә капиталь ремонт ясау буенча федераль программа булдыру инициативасы белән чыкты.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче декабрь, Алинә Бережная). Торак-коммуналь хуҗалык объектларының техник яктан тузуы сәбәпләре һәм аларны комплекслы яңарту зарурлыгы турында бүген Идел буе шәһәрләре ассоциациясе әгъзаларының хисап-сайлау гомуми җыелышында фикер алыштылар. Очрашу онлайн-форматта узды. Җыелышта Идел буе шәһәрләре ассоциациясе рәисе Илсур Мешин инженерлык челтәрләрен капиталь ремонтлау буенча федераль программа булдыру инициативасы белән чыгыш ясады.

Казан Мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, инде күп еллар муниципалитетлар шәһәр дәрәҗәсендә торак-коммуналь хуҗалык объектларын комплекслы яңартуны алып бара, соңгы елларда бу юнәлештә эшчәнлеккә төбәк һәм федераль хакимият органнары актив ярдәм итә. «Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә күп кенә проблемалар хәл ителде инде, алар арасында күпфатирлы йортларга капиталь ремонт, авария хәлендәге торак фондын бетерү, шул ук вакытта коммуналь инфраструктураның иске объектларын реконструкцияләү һәм яңа объектларын төзү мәсьәләләре норматив таләпләрдән артта кала», - дип билгеләде Илсур Метшин.

Торак-коммуналь хуҗалык объектларын модернизацияләү турында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сөйләде. Аның сүзләренә караганда, бүген коммуналь шәһәр челтәрләренең тузу күрсәткече 60%-тан кимрәк тәшкил итә. «Бу даими эш нәтиҗәсе, капремонт вакытында без ел саен якынча 40 чакрым челтәр алыштырабыз», - дип сөйләде Искәндәр Гыйниятуллин. Шулай ук Казан җылылык электр үзәген модернизацияләү электр куәтен 94 %-ка, җылылык куәтен 200%-ка арттырырга мөмкинлек бирде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары ассызыклаганча, бүген шәһәрнең төп горурлыгы - «Заречная» канализация насос станциясе, аның проект куәте сәгатенә 20 мең кубометр тәшкил итә. Аны эшләтеп җибәрү киләсе елда планлаштырыла. «Канализация насос станциясе стокларны шәһәрнең яртысына кадәр диярлек сыйфатлы итеп җәелдерәчәк, ә аның җитештерүчәнлеге 12 млн кв.м торак төзергә мөмкинлек бирәчәк», - дип сөйләде Искәндәр Гыйниятуллин һәм проектның «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе тарафыннан инвестицияләнүен өстәде.

Шулай ук перспективалы проектлар арасында - ләм утырмасын термомеханик эшкәртү буенча яңа цех эшләтеп җибәрү. Мондый төрдәге технология һәм җиһазлар Россиядә беренче тапкыр кулланыла, дип билгеләде докладчы. «Цех төзелеше - ул шәһәрдә калдыкларны утильләштерү буенча зур проектның бер өлеше. Гамәлгә кертелгәннән соң тәүлегенә 70%-тан артык дымлылыктагы 200 тоннадан артык ләм утырмасы эшкәртеләчәк», - дип сөйләде Искәндәр Гыйниятуллин. Термоутильләштерү нәтиҗәсендә алынган гранулалы матдә шәһәр хуҗалыгының һәм сәнәгатьнең төрле өлкәләрендә кулланыла ала. «Бу объектны эшләтеп җибәрүнең төп нәтиҗәсе әйләнә-тирә мохиткә куркыныч тудыручы ләм кырлары проблемасын хәл итү мөмкинлеге булачак», - дип билгеләп үтте Искәндәр Гыйниятуллин.

Казан Мэры Идел буе шәһәрләре җитәкчеләренә әлеге проект белән җентекләп танышырга тәкъдим итте.

Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, уңай тәҗрибәгә карамастан, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә махсус программадан башка хәл итеп булмый торган проблемалы урыннар бар. «Торак-коммуналь хуҗалык темасы кискен, ул һәр җитәкче өчен мөһим. Төбәкләрдә һәм муниципалитетларда торак-коммуналь хуҗалык объектлары торышын, аларның тузуының төгәл процентын аңлауның булмавы актуаль мәсьәләләр арасында кала», - диде Идел буе шәһәрләре ассоциациясе рәисе. Әлеге проблеманы хәл итү өчен, Казан Мэры фикеренчә, федераль программа кирәк. «Коммуналь челтәрләрне норматив хәлгә китерү өчен федераль үзәк ярдәме кирәк, югыйсә бу эшне башкару мөмкин түгел. Программа күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасына охшатып төзелергә тиеш. Уртак тырышлык белән генә без бу төп проблеманы хәл итә алабыз», - дип ышана Илсур Метшин. Ул якын арада РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле, РФ Дәүләт Думасының профильле комитетлары, РФ Федерация Советы адресына тәкъдим белән хат җибәрергә кушты.

Видеорепортаж
18.12.2020 14:57
Идел буе шәһәрләре ассоциациясе әгъзаларының хисап-сайлау гомуми җыелышы, 18.12.2020
Барлык яңалыклар