Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.10.2023, 17:37

И.Метшин – Ташкент делегациясенә: «Без шәһәр йөзен һәм кешеләрнең тормышын үзгәртә торган наработкаларыбызны рәхәтләнеп күрсәтәчәкбез»

Үзбәкстан башкаласыннан килгән кунакларга төзекләндерү, җәмәгать транспорты, мәктәп туклануы һәм тышкы реклама өлкәсендәге иң яхшы практикаларны тәкъдим иттеләр

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче октябрь, Камилә Вилданова). Казан Ратушасында Ташкент делегациясе белән очрашу узды. Чарада ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин, Ташкент хокимы Шәүкәт Умурзаков, хоким урынбасары Шароф Рахманов һәм Ташкент хокимиятенең башка вәкилләре катнашты. Делегация Казанга Россия һәм Үзбәкстан арасында III Регионара хезмәттәшлек форумында катнашу һәм шәһәр хуҗалыгының төрле юнәлешләре буенча Татарстан башкаласы тәҗрибәсен өйрәнү өчен килде.

«Бүген сезгә Казан эшләгән кейсларны тәкъдим итәчәкләр. Тормыш безне аларны җентекләп өйрәнергә мәҗбүр итте. Без әзерләгән күп кенә проектлар бөтен Россия буенча пилот булды. Дәүләт Думасы һәм ил хөкүмәте белән федераль законнар базасын булдырдык. Командабыз бу юлны беренче булып үтте. Кайсы дәүләт икәне мөхим түгел – Төркия, Индонезия, тугандаш Үзбәкстан – барысы да проблемалар белән очраша. Казан чишелешләр алгоритмын төзеде. Без шәһәр йөзен һәм кешеләрнең тормышын нык үзгәртә торган наработкаларыбызны бик теләп күрсәтәчәкбез», – дип мөрәҗәгать итте делегатларга Илсур Метшин.

Радик Шәфигуллин реклама тармагын модернизацияләү турында сөйләде. Реклама базары вәкилләре белән киң фикер алышудан соң, эшмәкәрләрне дә, шәһәрне дә канәгатьләндерүче билгеле бер кагыйдәләр эшләнгән. Нәтиҗәдә, урамнарда реклама щитлары саны кимегән, бу шәһәрне «визуаль чүп-чардан» коткарган, шул исәптән үзәк өлештә дә, әмма шул ук вакытта эшмәкәрләрнең керемнәрен арттырган. «Модернизациянең нәтиҗәсе туристлар агымының үсүенә китерде, бу икътисадны җанландырды, ә реклама щитларын рациональ куллану, аларның саны кимүгә карамастан, бюджетка уңай йогынты ясады», – дип билгеләп үтте Шәфигуллин.

Җәмәгать транспорты өлкәсендәге эшләр белән транспорт, икътисади үсеш һәм сәүдә мәсьәләләре буенча җитәкче урынбасары Илдар Шакиров уртаклашты. Ул 2007 елда Казанда автобус элемтәсе системасы ничек тамырдан үзгәртелгәнен сөйләде. Россиядә беренче тапкыр транспорт реформасы автобус паркын «пазиклар» һәм «газельләр»дән двигателе Евро-3 экологик стандартлы зур һәм уртача автобусларга күчеп, тулысынча диярлек яңартуны күздә тоткан. Бу шәһәр урамнарындагы тыгыннарны киметкән.

Проектның үзенчәлеге булып барлык шәһәр автобусларының бер – кызыл – төстә булуы торган. Моннан тыш, 2007 елдан шәһәр шулай ук бер төстәге (бордо һәм яшел) трамвайлар һәм троллейбуслар сатып алуга күчә. Барлыгы меңнән артык яңа җәмәгать транспорты сатып алынган. Транспортның һәр төрендә юл йөрү өчен акчалата да, социаль проездной яки электрон кошелек ярдәмендә дә түләргә мөмкин булган.

Казан Мэры шәһәр халкына транспорт хезмәте күрсәтүне камилләштерү буенча эш дәвам итә, дип өстәде: әйтик, шәһәрдә күптән түгел яңа төр троллейбуслар барлыкка килде, электр транспортын хәзер кондукторсыз эш системасына күчерәләр.

Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты директоры Рима Мөхәммәтшинаның чыгышы мәктәп туклануы өлкәсендә модернизацияләүгә багышланган иде, ул шулай ук 2006 елдан алып барыла башлады.

«Шәһәрдә Россия кулланучылар күзәтчелеге стандартларына туры килгән мәктәпләр бар иде, ә башка мәктәпләрнең яртысында пешерергә ярамый иде. Шуңа күрә Мэр инициативасы белән «Балалар өчен сәламәт туклану» программасы старт алды, департамент булдырылды һәм өч әзерләү фабрикасы реконструкцияләнде», – дип сөйләде Рима Мөхәммәтшина.

Бу уку елында департамент 170 мең укучыны тукландыра – узган ел белән чагыштырганда 10 меңгә күбрәк. Алар өчен мәктәп рестораннары форматында 169 ашханә эшли, ә бу аларның гомуми санының 90% ы. Татарстан башкаласының ашханәләрен яңарту киләсе елда тәмамланачак. Соңгы биш елда 132 азык-төлек блогында ремонт үткәрелгән, бу мәктәп ашханәләрендә утыру урыннарын 4,2 меңгә арттырырга мөмкинлек биргән.

Иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү тәҗрибәсе белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев уртаклашты. Ул 2011 елда Казанда 200 мең машинага 225 мең агач туры килүен, шәһәрнең бүленеп чыккан газлардан интегүен сөйләде. 2012 елда Казан Мэры карары буенча кабул ителгән «Яшел рекорд» проекты хәлне үзгәртергә ярдәм иткән. Шуннан соң шәһәрдә урамнар һәм ишегаллары күпләп яшелләндерелә башлаган.

«Без елына 50 меңнән артык агач утырттык, бүгенге көндә ярты миллионнан артык агач утыртылган. Нәтиҗәләр сайланган юлның дөрес булуын күрсәтә», - дип билгеләп үтте Игорь Куляжев.

Моннан тыш, 2014 елда җәмәгать киңлекләрен яңарту белән шөгыльләнә башлаган попечительләр советлары булдырылды. Бу адым паркларны һәм скверларны төзекләндерү буенча беренче этап узганнан соң ясалган. 2011 елдан 2022 елга кадәр барлыгы 42 җәмәгать киңлеге төзекләндерелгән, ә парклар һәм скверларның гомуми мәйданы ике тапкыр диярлек арткан.

Ташкент делегациясе тәкъдим ителгән презентацияләрне югары бәяләде. Шәһәр башлыгы Шәүкәт Умурзаковны Казанда мәктәп туклануын модернизацияләү аеруча кызыксындырды. Рима Мөхәммәтшина аның азык-төлек сыйфатын контрольдә тоту, якын-тирә районнардагы уку йортларына, хастаханәләргә һәм социаль учреждениеләргә азык-төлек китерү буенча барлык сорауларына җавап бирде.

Элегрәк Казан Мэры Ташкент хокимы белән хезмәттәшлек юнәлешләре турында фикер алышкан иде. Очрашу Россия һәм Үзбәкстан арасында III төбәкара хезмәттәшлек форумы кысаларында узды. Бүген «Казан Экспо»да старт алган чара 700 дән артык бизнес вәкилен, Россиянең 19 төбәге һәм Үзбәкстанның 12 төбәге вәкилләрен берләштерәчәк.

Видеорепортаж
04.10.2023 13:46
Казан Мэриясе Ташкент хокимиятенә иң яхшы шәһәр практикаларын тәкъдим итте
Барлык яңалыклар