В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел беренче сентябрь якшәмбегә туры килә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы август). Быел Белем көне Казан мәктәпләрендә 2-нче сентябрьдә узачак, дип хәбәр итте бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында шәһәрнең Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов.
«Без Белем көнен 2-нче сентябрьдә үткәрергә киңәш итәбез. 1-нче сентябрь - балалар өчен генә бәйрәм, уку йортлары хезмәткәрләре өчен - бу эш көне. Әмма быел ул якшәмбегә туры килә. Хезмәт кодексы буенча ул ял көне, - дип аңлатты идарә башлыгы. – Шул ук вакытта һәр белем бирү учреждениесе Белем көнен кайчан: 1-нче яки 2-нче сентябрьдә үткәрергә икәнлеген мөстәкыйль рәвештә хәл итәргә хокуклы».
Исегезгә төшерәбез, яңа уку елында Казанның 166 мәктәбендә парта артына 138 мең укучы утырачак, шуларның 19 меңгә якыны - беренче сыйныф укучысы.