РФ Дәүләт Думасында якындагы утырыш 14 нче февральдә узачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче февраль). Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин гражданнарны сукбай этләр һөҗүменнән саклауга юнәлдерелгән законнарга үзгәрешләр әзерләү буенча эшче төркем составына керде. Эшче төркемнең якындагы утырышы 14 нче февральдә РФ Дәүләт Думасында узачак. Очрашуда И.Гыйниятуллин күзәтүчесез хайваннар буенча булган проблемаларны хәл итү ысулларын тәкъдим итәргә планлаштыра.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Казан Мэры Илсур Метшин 2020 елда үз көченә кергән «Хайваннар белән җаваплы эш итү турында»гы Федераль законга кайбер төзәтмәләр эшләүне йөкләде. Закон этне тотуны, стерильләштерүне, вакцинацияләүне һәм элеккеге яшәү урынына кире җибәрүне күздә тота.
«Хайваннарга карата гуманлы мөнәсәбәт принциплары кертелде, әмма асрауның аерым мәсьәләләре әле уйланылып бетмәгән, хуҗаларның җаваплылыгы каралмаган. Закон үрчетүчеләрнең җайга салынмаган эшчәнлеген, шәһәрлеләрнең хайваннарына карата салкын караш проблемасын хәл итми. Әлеге проблемаларны хәл итү буенча зур эш көтә», – дигән иде ул чакта Искәндәр Гыйниятуллин.