Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.03.2021, 14:47

И.Гыйниятуллин: «Казанда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен цифрлаштыру буенча актив эш алып барыла»

Идел буе шәһәрләре ассоциациясе утырышында коммуналь хуҗалыкта автоматлаштыру системаларын кертү буенча Татарстан Республикасы башкаласы тәҗрибәсе турында сөйләделәр.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче март). Бүген Идел буе шәһәрләре ассоциациясе (АГП) вәкилләре торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен цифрлаштыру буенча семинар-киңәшмә уздырды. Видеоконференция режимындагы киңәшмәдә катнашучылар торак-коммуналь хуҗалык оешмалары эшенә төрле автоматлаштырылган системаларны кертү тәҗрибәсе һәм аларны үстерү перспективалары белән уртаклашты. Киңәшмәнең модераторы – Идел буе шәһәрләре ассоциациясе башкарма директоры Владимир Репринцев.

Семинарда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин мөрәҗәгать итте. «2020 ел үзгәрешләргә әзер булырга һәм шәһәр хуҗалыгының теләсә кайсы тармагын цифрлаштыруга игътибар итәргә кирәклеген күрсәтте, – диде ул. – Торак-коммуналь хуҗалык – безнең эшкә карашыбызны үзгәртү өчен иң куәтле коралларыбызның берсе. Бүген Казанда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә 2011 елга кадәр үк башланган цифрлаштыру эше актив алып барыла.

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә автоматлаштыру системаларының эш тәҗрибәсе белән «Ачык Казан» проекты вәкиле, «Мәскәү районының торак-коммуналь хуҗалык идарәче компаниясе» ҖЧҖ директоры Олег Калимов, «Уютный дом» идарәче компаниясе» ҖЧҖ директоры Марат Нуриев, «ТКО-Информ» ҖЧҖ генераль директоры Роман Осипов уртаклашты. Алар үз докладларында торак-коммуналь хуҗалыкны цифрлаштыру системаларын гамәлгә кертү һәм алардан файдалану торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә катнашучыларның үзара хезмәттәшлеген гадиләштерергә һәм халыкның ихтыяҗларына оператив җавап бирү буенча нәтиҗәле чаралар күрергә мөмкинлек бирә, дип билгеләп үттеләр.

Спикер буларак киңәшмә темасы буенча шулай ук Пермь администрациясе башлыгы урынбасары Игорь Субботин, Волгоград администрациясе башлыгы урынбасары Олег Тетерятник, Ульяновск администрациясенең Торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү идарәсе башлыгы урынбасары Борис Чернов, Чабаксар администрациясе башлыгы урынбасары Владимир Филиппов һәм Ижевск башлыгы киңәшчесе Алексей Орлов чыгыш ясады.

Киңәшмә йомгаклары буенча җирле үзидарә органнары вәкаләтләренә кагылышлы гамәлдәге законнарга үзгәрешләр кертү буенча Идел буе шәһәрләре ассоциациясе шәһәр-әгъзаларының тәкъдимнәрен өйрәнергә һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә цифрлаштыру системаларының интеграциясен яхшырту буенча тәкъдимнәрнең бердәм исемлеген формалаштырырга дигән карар кабул ителде.

Барлык яңалыклар