Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.02.2022, 14:37

И.Гыйниятуллин: «Техника карны ун минут эчендә дә җыештыра ала, автомобильләр комачауласа, ишегалды җыештыручыга моның өчен ярты көн кирәк»

Шәһәрнең йорт яны территорияләрендә барлыгы 3 меңгә якын ишегалды җыештыручы эшли.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче февраль). Бу сезонда карлы кыш Казанның юл хезмәтләре һәм урам җыештыручылары өчен чын сынау булды. Алар көн саен подъездларга керү урыннарын, тротуарларны һәм квартал эчендәге юлларны җыештыра. Шәһәрнең йорт яны территорияләрендә барлыгы 3 меңгә якын ишегалды җыештыручы эшли. Бүген Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин Вахитов районы ишегалларындагы кар чистартуны контрольдә тоту өчен янә коммуналь хезмәтләрне тикшерүгә чыкты.

И.Гыйниятуллин, явым-төшемнәр күп булуга карамастан, йорт яны территорияләрен җыештыру сыйфаты билгеләнгән таләпләргә җавап бирә, дип билгеләп үтте. Подрядчы оешмаларны, проблемалы участокларны тизрәк карау өчен, халык белән эшне көчәйтергә чакырды.

Беренче булып Татарстан урамы буенча урнашкан 7 нче номерлы йорт ишегалдында булды. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары коммуналь хезмәтләрнең эшеннән һәм урам җыештыручыларның стихиягә каршы көрәшкә җаваплы якын килүләреннән канәгать калды. «Бу ишегалдында гаилә пары урам себерүче вазыйфасын башкара, әмма бүгенге көндә хатыны авырып китте, һәм бөтен йөкләнеш аның ире җилкәсенә төшә», - дип сөйләде «Иске шәһәр» идарәче компаниясе» ҖЧҖ директоры Любовь Жукова.

И.Гыйниятуллин, үз чиратында, коммуналь хезмәткәрләрне борчыган төп кыенлык – юл кырыйларында калдырылган машиналар булуын билгеләп үтте. Аларның хуҗалары еш кына идарәче компанияләрнең транспортны күчерү үтенечен кире кага икән. «Автотранспорт хуҗаларының коммуналь хезмәтләрнең үтенечләренә җавап бирмәве сәбәпле, алар барлык эшләрне дә нәтиҗәле һәм оператив башкара алмыйлар. Техника ун минут эчендә карны җыештыра ала, ә юл кырыйлары машиналардан бушатылмаган икән, урам себерүченең әлеге юлны чистартуга ярты көн вакыты китә», – дип ассызыклады ул.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары ассызыклаганча, күп кенә кешеләр төрле мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә махсус чатлардан актив файдалана. Тәҗрибә күрсәткәнчә, бу коммуналь хезмәтләр эшен шактый гадиләштерә, шикаятьләргә тиз арада җавап бирергә мөмкинлек бирә һәм шәһәрлеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә.

И.Гыйниятуллин шулай ук Әмәт бистәсен дә игътибарсыз калдырмады, ул Дачная урамы буенча 5 нче номерлы йорт ишегалдында булды, шулай ук шәхси йортлар янындагы территорияне карап чыкты. Биредә яшәүчеләр, идарәче компанияләрнең хезмәткәрләре һәм подрядчы оешма җитәкчеләре, кар яву сәбәпле, эшләрнең күпкә артуы турында сөйләделәр. Шуңа да карамастан, коммуналь хезмәтләр үз бурычларын үти. «Урам җыештыручылар көн саен кар чистарта, – дип сөйләде шәхси йортта яшәүчеләрнең берсе. – Көндез дә, кич тә чыга, беренче чиратта тротуарларны чистарта. Гомумән алганда, без канәгать».

Чираттагы тикшерү урыны Вишневский урамындагы 49 нчы номерлы йорт ишегалды булды. И.Гыйниятуллин коммуналь хезмәтләрнең эшеннән канәгать калды, әмма ишегалларында калдырылган автомобильләргә кабат игътибар юнәлтте. «Шәһәрдә кар чистарту эшләре, кар явуга карамастан, тулы куәткә башкарыла, – дип ассызыклады Искәндәр Гыйниятуллин. - Норматив буенча кар, явым-төшемнәрдән соң, 6 сәгать эчендә чистартылырга тиеш. Башкала халкын идарәче компанияләрнең белдерүләренә вакытында реакция белдерергә чакырам. Шәһәрдә машина кую өчен парковка урыннары җитәрлек. Болар барысы да казанлылар һәм шәһәр кунакларының уңайлылыгы өчен эшләнелә».

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге көндә шәһәрдә 5575 йорт исәпләнә, шуларның 3 меңнән артыгында фатирлар тулысынча хосусыйлаштырылган, димәк, аларның милекчеләре гомумйорт милкен карап тоту, шул исәптән йорт яны территорияләрен җыештыру белән бәйле барлык карарларны мөстәкыйль кабул итә ала. Моның өчен җыелыш үткәрү һәм бергәләп түбәндәгеләрне эшләү зарур: карны ишегалдыннан чыгарырга, махсус техника сатып алырга яки арендаларга, хезмәткәрләрне ялларга һәм аларга хезмәт хакын билгеләргә.

Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров идарәче компанияләр халык белән яхшырак хезмәттәшлек итәргә һәм барлык хәбәрләргә оператив рәвештә җавап бирергә тиеш, дип ассызыклаган иде. «Ишегалдыннан кар чыгару коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә аерым график булып тора, шуңа күрә карарны халык чыгарырга тиеш. Идарәче компанияләр, үз чиратларында, җыелышлар оештырырга тиеш һәм, әгәр аларда яшәүчеләр кар чыгарырга карар кабул итсә, идарәче компанияләр аны мөмкин кадәр тиз арада башкарырга тиеш», – диде Рөстәм Гафаров.

Кышкы чор башыннан бирле Казан урамнарыннан барлыгы 660 мең тоннага якын кар чыгарылган. Кичә коммуналь хезмәтләр эшен Киров һәм Мәскәү районнары, Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары башлыклары тикшерде.

Кар чистарту мәсьәләләре буенча халык «Ачык Казан» сервисы һәм район администрацияләренең кайнар линияләренә түбәндәге телефон номерлары аша мөрәҗәгать итә ала:

• Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары
• +7(843) 555-07-96 (тәүлек буе)

+7(843)223-22-33 (эш көннәрендә 9:00 дән 18: 00 гә кадәр, төшке аш вакытында – 12:00 дән 13:00 гә кадәр)

• Вахитов һәм Идел буе районнары
• +7(843) 223-21-11 (эш көннәрендә 9:00 дән 16:00 гә кадәр, төшке аш вакыты – 12:00 дән 13:00 гә кадәр, ял көннәрендә – 8:00 дән 17:00 гә кадәр)

• Киров һәм Мәскәү районнары
• +7(843) 223-29-99 (көн саен 9:00 дән 18:00 гә кадәр)

Telegram-бот @kirmos_bot (тәүлек буе)

• Совет районы
• +7(843) 223-20-00 (эш көннәрендә 8:00 дән 18:00 гә кадәр, төшке аш вакытында тәнәфес – 12:00 дән 13:00 гә кадәр, шимбә – 8:00 дән 16:00 гә кадәр, якшәмбе – 9:00 дән 17:00 гә кадәр)

Казан ишегалларындагы кар чистарту өчен идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре җавап бирә. Йорт яны территориясен чистарту сыйфаты гамәлдәге нормативларга туры килми икән, шәһәрлеләр идарәче компаниягә мөрәҗәгать итә яки «Ачык Казан» сервисы сайтында, шулай ук +7(843)236-41-23 яки 063 (шәһәр телефоныннан гына) телефоны аша гариза калдыра ала.

Фоторепортаж
И.Гыйниятуллин ишегалларын кардан чистарту эшен бәйләп кайтты, 04.02.2022
Видеорепортаж
04.02.2022 14:18
Искәндәр Гыйниятуллин коммуналь хезмәтләр эшен тикшереп кайтты
Барлык яңалыклар

И.Гыйниятуллин: «Техника карны ун минут эчендә дә җыештыра ала, автомобильләр комачауласа, ишегалды җыештыручыга моның өчен ярты көн кирәк»

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче февраль). Бу сезонда карлы кыш Казанның юл хезмәтләре һәм урам җыештыручылары өчен чын сынау булды. Алар көн саен подъездларга керү урыннарын, тротуарларны һәм квартал эчендәге юлларны җыештыра. Шәһәрнең йорт яны территорияләрендә барлыгы 3 меңгә якын ишегалды җыештыручы эшли. Бүген Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин Вахитов районы ишегалларындагы кар чистартуны контрольдә тоту өчен янә коммуналь хезмәтләрне тикшерүгә чыкты.

И.Гыйниятуллин, явым-төшемнәр күп булуга карамастан, йорт яны территорияләрен җыештыру сыйфаты билгеләнгән таләпләргә җавап бирә, дип билгеләп үтте. Подрядчы оешмаларны, проблемалы участокларны тизрәк карау өчен, халык белән эшне көчәйтергә чакырды.

Беренче булып Татарстан урамы буенча урнашкан 7 нче номерлы йорт ишегалдында булды. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары коммуналь хезмәтләрнең эшеннән һәм урам җыештыручыларның стихиягә каршы көрәшкә җаваплы якын килүләреннән канәгать калды. «Бу ишегалдында гаилә пары урам себерүче вазыйфасын башкара, әмма бүгенге көндә хатыны авырып китте, һәм бөтен йөкләнеш аның ире җилкәсенә төшә», - дип сөйләде «Иске шәһәр» идарәче компаниясе» ҖЧҖ директоры Любовь Жукова.

И.Гыйниятуллин, үз чиратында, коммуналь хезмәткәрләрне борчыган төп кыенлык – юл кырыйларында калдырылган машиналар булуын билгеләп үтте. Аларның хуҗалары еш кына идарәче компанияләрнең транспортны күчерү үтенечен кире кага икән. «Автотранспорт хуҗаларының коммуналь хезмәтләрнең үтенечләренә җавап бирмәве сәбәпле, алар барлык эшләрне дә нәтиҗәле һәм оператив башкара алмыйлар. Техника ун минут эчендә карны җыештыра ала, ә юл кырыйлары машиналардан бушатылмаган икән, урам себерүченең әлеге юлны чистартуга ярты көн вакыты китә», – дип ассызыклады ул.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары ассызыклаганча, күп кенә кешеләр төрле мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә махсус чатлардан актив файдалана. Тәҗрибә күрсәткәнчә, бу коммуналь хезмәтләр эшен шактый гадиләштерә, шикаятьләргә тиз арада җавап бирергә мөмкинлек бирә һәм шәһәрлеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә.

И.Гыйниятуллин шулай ук Әмәт бистәсен дә игътибарсыз калдырмады, ул Дачная урамы буенча 5 нче номерлы йорт ишегалдында булды, шулай ук шәхси йортлар янындагы территорияне карап чыкты. Биредә яшәүчеләр, идарәче компанияләрнең хезмәткәрләре һәм подрядчы оешма җитәкчеләре, кар яву сәбәпле, эшләрнең күпкә артуы турында сөйләделәр. Шуңа да карамастан, коммуналь хезмәтләр үз бурычларын үти. «Урам җыештыручылар көн саен кар чистарта, – дип сөйләде шәхси йортта яшәүчеләрнең берсе. – Көндез дә, кич тә чыга, беренче чиратта тротуарларны чистарта. Гомумән алганда, без канәгать».

Чираттагы тикшерү урыны Вишневский урамындагы 49 нчы номерлы йорт ишегалды булды. И.Гыйниятуллин коммуналь хезмәтләрнең эшеннән канәгать калды, әмма ишегалларында калдырылган автомобильләргә кабат игътибар юнәлтте. «Шәһәрдә кар чистарту эшләре, кар явуга карамастан, тулы куәткә башкарыла, – дип ассызыклады Искәндәр Гыйниятуллин. - Норматив буенча кар, явым-төшемнәрдән соң, 6 сәгать эчендә чистартылырга тиеш. Башкала халкын идарәче компанияләрнең белдерүләренә вакытында реакция белдерергә чакырам. Шәһәрдә машина кую өчен парковка урыннары җитәрлек. Болар барысы да казанлылар һәм шәһәр кунакларының уңайлылыгы өчен эшләнелә».

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге көндә шәһәрдә 5575 йорт исәпләнә, шуларның 3 меңнән артыгында фатирлар тулысынча хосусыйлаштырылган, димәк, аларның милекчеләре гомумйорт милкен карап тоту, шул исәптән йорт яны территорияләрен җыештыру белән бәйле барлык карарларны мөстәкыйль кабул итә ала. Моның өчен җыелыш үткәрү һәм бергәләп түбәндәгеләрне эшләү зарур: карны ишегалдыннан чыгарырга, махсус техника сатып алырга яки арендаларга, хезмәткәрләрне ялларга һәм аларга хезмәт хакын билгеләргә.

Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров идарәче компанияләр халык белән яхшырак хезмәттәшлек итәргә һәм барлык хәбәрләргә оператив рәвештә җавап бирергә тиеш, дип ассызыклаган иде. «Ишегалдыннан кар чыгару коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә аерым график булып тора, шуңа күрә карарны халык чыгарырга тиеш. Идарәче компанияләр, үз чиратларында, җыелышлар оештырырга тиеш һәм, әгәр аларда яшәүчеләр кар чыгарырга карар кабул итсә, идарәче компанияләр аны мөмкин кадәр тиз арада башкарырга тиеш», – диде Рөстәм Гафаров.

Кышкы чор башыннан бирле Казан урамнарыннан барлыгы 660 мең тоннага якын кар чыгарылган. Кичә коммуналь хезмәтләр эшен Киров һәм Мәскәү районнары, Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары башлыклары тикшерде.

Кар чистарту мәсьәләләре буенча халык «Ачык Казан» сервисы һәм район администрацияләренең кайнар линияләренә түбәндәге телефон номерлары аша мөрәҗәгать итә ала:

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары

+7(843) 555-07-96 (тәүлек буе)
+7(843)223-22-33 (эш көннәрендә 9:00 дән 18: 00 гә кадәр, төшке аш вакытында – 12:00 дән 13:00 гә кадәр)

Вахитов һәм Идел буе районнары

+7(843) 223-21-11 (эш көннәрендә 9:00 дән 16:00 гә кадәр, төшке аш вакыты – 12:00 дән 13:00 гә кадәр, ял көннәрендә – 8:00 дән 17:00 гә кадәр)

Киров һәм Мәскәү районнары

+7(843) 223-29-99 (көн саен 9:00 дән 18:00 гә кадәр)
Telegram-бот @kirmos_bot (тәүлек буе)

Совет районы

+7(843) 223-20-00 (эш көннәрендә 8:00 дән 18:00 гә кадәр, төшке аш вакытында тәнәфес – 12:00 дән 13:00 гә кадәр, шимбә – 8:00 дән 16:00 гә кадәр, якшәмбе – 9:00 дән 17:00 гә кадәр)