Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.11.2019, 09:55

И.Гыйниятуллин: «Чүп-чарны капчыкларга җыю схемасы Казан бистәләрендә куллануга тәкъдим ителде»

Казанның биш торак массивы һәм коттедж бистәләрендә яшәүчеләр контейнер мәйданчыкларыннан баш тарттылар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче ноябрь, Алинә Бережная). Казанның Брикетный, Колсәет, Нагорный, Дуслык, Савиново бистәләрендә чүп-чарны өй яныннан капчыклап җыю гамәлгә кертелгән. Контейнер мәйданчыкларыннан баш тарту - шәхси сектордагы чүплекләргә каршы көрәшнең нәтиҗәле чарасы, ул өстәмә чыгымнар таләп итми.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин билгеләп үткәнчә, капчыклап җыю схемасы Казанның башка бистәләрендә дә куллануга тәкъдим ителгән. «Әлегә бу схема биш торак массивында эшли, әмма без территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләренә капчыклап чүп-чар җыюга күчәргә киңәш итәбез», - диде И.Гыйниятуллин. Ул шулай ук әлеге мәсьәләнең күптән түгел Казан Башкарма комитетында территориаль иҗтимагый үзидарә (ТИҮ) рәисләре өчен оештырылган семинарда каралуын искәртте. «Калдыкларны шул рәвешле җыю һәр йорт янында барлыкка килгән калдыкларны исәпкә алырга, башка торак массивлардан китерелгән чүп-чар өчен түләмәскә мөмкинлек бирә. Тагын бер плюс – аларны карап тоту һәм җыештыру өчен өстәмә чыгымнар таләп итә торган аерым контейнер мәйданчыклары булдырырга кирәк түгел», - дип билгеләде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

Беренчеләрдән булып чүп-чар җыюны Совет районының Колсәет бистәсендә кулландылар. Биредә 11 ел элек халык чүп-чарны график буенча җыярга дигән карарга килгән иде. Шәхси сектор урамнары буйлап атнага өч тапкыр чүп җыю машинасы йөри һәм һәр йорт алдыннан чүп-чар тутырылган пакетларны җыя. Колсәет торак массивы рәисе Вера Глаголева сүзләренчә, хәзер бистәдә күпкә чистарак. «Халык чүп-чарны бу рәвешле җыюга бик тиз җайлашмады, әмма яхшы әйбергә тиз ияләшәсең – контейнер мәйданчыкларына кадәр барып йөрергә кирәкми, начар ис юкка чыкты», – дип сөйләде В.Глаголева. Хәзер торак массивта чүп-чарны аерым җыюга күчүне планлаштыралар. «Бу кыен булмаячак, технология элеккегечә калачак, бары хәзер кешеләргә бер капчык урынына урамга ике капчык чыгарырга туры киләчәк», - дип аңлатты В.Глаголева.

Совет районының Нагорный бистәсендә дә чүпне капчыклап җыюны хупладылар. Биредә 2018 елның җәендә узган җирле халык җыелышында биш контейнер мәйданчыгын бетерү турында карар кабул ителде. «Бистәдә чын чүплек барлыкка килгән иде – чүп-чар булырга тиешледән ике тапкырга күбрәк җыела иде, күселәр үрчеде, сукбай этләр җыелды», - дип искә ала Нагорный бистәсенең территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Ренат Котдусов.

Кайбер җирле кешеләр чүп-чарны чыгару уңайлы булсын өчен йорт янында зур булмаган буялган контейнерлар урнаштырды. «Капчыклап чүп-чар җыю бистәнең тормышын яхшыртты гына. Элек биредә сулап булмый иде – җәен тәрәзәләрне ачарга курыктык», - дип сөйләде бистәдә яшәүче Ә.Сәетов.

Чүп контейнерлары куелган территорияне чистарттылар һәм төзекләндерделәр – хәзер биредә балалар мәйданчыгы урнашкан.

Нагорный бистәсендәге зур габаритлы чүпне һәм төзелеш калдыкларын да график буенча зур контейнерга җыялар, ул һәр төнне махсус җәдвәл буенча бистәнең төрле өлешләренә күчерелә. «Безгә еш кына фатирларны төзекләндергәннән соң төзелеш чүп-чарын алып киләләр иде – бу бик күп уңайсызлыклар тудырды, шуңа күрә без эре чүп-чар өчен контейнер урнашу урыны турында бистәдә яшәүчеләр генә белергә тиеш, дигән карарга килдек», - дип аңлатты Р.Котдусов.

Бистәләрнең тәҗрибәсен район хакимияте дә хуплый. Казанның Совет районы администрациясенең Төзекләндерү һәм торак массивлар белән эшләү бүлеге башлыгы Денис Воробьев сүзләренә караганда, чүп-чарга каршы көрәштә халык белән хезмәттәшлек итү һәм даими рәвештә диалог алып бару мөһим. «Халык үзе инициатива белән чыга, без яхшы идеяләрне хуплыйбыз, чүп-чар проблемасын бергәләп хәл итәбез. Колсәет һәм Нагорный артыннан Әбү-Даби, Торфяной һәм Станцион Дәрвишләр бистәләрендә яшәүчеләр дә чүп-чар җыюны капчыклап җыюны кертергә тәкъдим итә. Уңай тәҗрибә күрсәтелгәндә яхшы», - диде Д.Воробьев.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин билгеләп үткәнчә, капчыклап чүп җыюга күчү өчен зур көч таләп ителми. «Мин Царицыно бистәсенә бардым, анда территориаль иҗтимагый совет рәисе җирле халык файдаланмый торган мәйданчыкны бетерүне сорады, чүпне шунда үтеп баручы кешеләр ташлый икән. Без халыкка җыен уздырырга, аларның фикерләрен тыңларга һәм контейнер мәйданчыгыннан баш тарту турында карар кабул итәргә әзер», – дип йомгаклады И.Гыйниятуллин.

Фоторепортаж
Казанның биш бистәсендә яшәүчеләр контейнер мәйданчыкларыннан баш тарттылар
Видеорепортаж
01.11.2019 09:43
Казанның биш бистәсендә яшәүчеләр контейнер мәйданчыкларыннан баш тарттылар
Барлык яңалыклар