Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.12.2019, 11:08

Гүзәл Яхина «Балаларым минем» («Дети мои») романы өчен «Зур китап» премиясе лауреаты булды

Бу елның финалистлары исемлегенә 12 әсәр керде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче декабрь). Язучы Гүзәл Яхина «Балаларым минем » («Дети мои») романы өчен «Зур китап» премиясе лауреаты булды. Казан кызының әсәре шулай ук укучылар тавыш бирү нәтиҗәләре буенча да иң яхшысы дип табылды. Лауреатларны бүләкләү тантанасы кичә Мәскәүдә Пашков йортында узды.

Беренче урын «Венедикт Ерофеев: посторонний» китабы өчен Олег Лекманов, Михаил Свердлов һәм Илья Симановскийга бирелде. Икенче урынга «Дни Савелия» китабы белән Григорий Служитель лаек булды. Өченче урынны әдәби академия «Дети мои» романы өчен Гүзәл Яхинага бирде. Аңа бүләкне Россия китап берлеге президенты Сергей Степашин тапшырды. Әдәбиятка керткән өлеше өчен мактаулы бүләкне язучы Валерий Попов алды.

Тантанада шулай ук LiveLib китаплар сервисында үткәрелгән укучылар тавыш бирүендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Гүзәл Яхина «Дети мои» романы белән җиңү яулады – китап узган елның май-декабрь айларында сатулар буенча топ-10-лыкка керде. Икенче урында - Григорий Служительнең «Дни Савелия» романы, ә өченчедә - Евгений Водолазкинның «Брисбен»ы, дип хәбәр ителә премия сайтында.

Быел финалистлар исемлегенә барлыгы 12 әсәр керде: Сөхбәт Афлатуниның «Рай земной», Ольгерд Бахаревичның «Собаки Европы» , Евгений Водолазкинның «Брисбен», Александр Гоноровскийның «Собачий лес», Линор Гораликның «Все, способные дышать дыхание», Олег Лекманов, Михаил Свердлов, Илья Симановскийларның «Венедикт Ерофеев: чит кеше», Евгения Некрасованың «Калечина-Малечина», Алексей Сальниковның«Опосредованно», Роман Сенчинның «Дождь в Париже», Григорий Служительнең «Дни Савелия», Вячеслав Ставецкийның «Жизнь А.Г.» һәм Гүзәл Яхинаның «Дети мои» әсәре.

Җиңүчеләрне әдәби академия билгеләде – премиянең жюри составына профессиональ әдәбиятчылар, журналистлар, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре һәм башкалар керде.

«Зур китап» - илкүләм әдәби премия, ул рус телендәге иң яхшы проза әсәре өчен тапшырыла. 2005 елда «Ватан сүз осталыгына ярдәм итү үзәге» тарафыннан оештырылган.

Барлык яңалыклар