В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
"Дети мои" китабы Казан Ратушасында тәкъдим ителде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июнь, Алсу Сафина). Бүген Казан Ратушасында язучы Гүзәл Яхина шәһәрлеләргә "Дети мои" исемле үзенең яңа романын тәкъдим итте–ул Идел буе алманнары тормышы һәм 1918-1941 елларда Иделдә алман автономиясе язмышы турында сөйли. Чара Ратуша залында язучы иҗатын яратучыларны җыйды.
Кунакларны сәламләп, Гүзәл Яхина билгеләп үткәнчә, ул Казанда булырга бик шат. Моңа берничә сәбәп бар. "Казан - минем яраткан шәһәрем, мин Мәскәүгә күчтем, ләкин моннан тулысы белән китмәдем, киресенчә, монда еш булам, илһам туплыйм", - диде язучы.
Искәртергә кирәк, Гүзәл Яхина 1977 елда Казанда туа, Казан дәүләт педагогика университетын һәм Мәскәү кино мәктәбен тәмамлый. 2015 елда язылган "Зөләйха күзләрен ача" беренче романы ярдәмендә язучы таныла. Бу әсәре өчен Гүзәл Яхина күп төрле бүләкләр ала, алар арасында - "Большая книга", "Ясная Поляна" һәм "Книга года" премияләре, шулай ук ел саен уздырыла торган "Аксенов-фест" фестивале кысаларында оештырылган "Йолдызлы билет" премиясе.
Укучылар беренче роман уңышыннан соң яңа роман язу никадәр җаваплы булуы белән кызыксындылар. Гүзәл Яхина сүзләре буенча, беренче романны язу аңа җиңелрәк бирелгән, ә икенчесен, беренче романының уңышын исәпкә алып, язу күпкә җаваплы булган. "Барлык эшләгән эшемнән баш тартып, яңадан башларга туры килде", - диде язучы.
Сүз уңаеннан, язучының беренче романы экранизацияләнә. Гүзәл Яхина сүзләренә караганда, роман буенча мини-сериал төшереләчәк. Фильм Лаеш районында төшереләчәк, Зөләйха ролен Чулпан Хаматова башкарачак. Сериалны 2019 елның икенче яртысында күреп булыр, дип көтелә.
"Дети мои" романында вакыйгалар совет елларында бара: 1916-1938. "Бу елларда әле дә чишелеш тапмаган вакыйгалар булды. 1917, 1921 елларда җәмгыятебез тирән җәрәхәтләр ала, алар әле дә дәваланмаган. Өченче роман да тарихи сюжет буларак уйлана", - дип бүлеште уйлары белән автор.
Язучының ике романына да фильмнар йогыныты ясаган. Беренчесе -Сергей Эйзенштейнның "Бежин луг" югалган фильмы (төшерү барышын сурәтләгән фотолардан 20 минутлык видео гына сакланган). Икенчесе - берничә исемле фильм "На переломе" яисә "Ковер Стеньки Разина" - алман авылында репрессияләр турында. Совет алманнары образлары шушы фильм буенча язылган.
"Дети мои" романын Гүзәл Яхина тирәнрәк дип саный, шулай да икесендә дә зур тарих фонында кечкенә кеше тарихы сурәтләнә. Моннан кала, китапта аталар һәм балалар мөнәсәбәте темасы күтәрелгән.
Презентация вакытында укучылар роман турында тәэирләре белән уртаклаштылар һәм язучыга сораулар бирделәр. Чара язучының афтограф-сессиясе белән тәмамланды.