Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.08.2022, 15:48

Гүзәл Сәгыйтова: «Без казанлылардан «Тормыш агачы» проектын дәвам итү һәм аны рус, башкорт, үзбәк, татарларга багышлау үтенече белән күп теләк-фикерләр алабыз»

Соңгы фестивальдә шәһәр халкы мордваларның традицион ризыкларының рецептларын белде һәм милли костюмнары белән танышты.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы август). Кичә Казанның «Черек күл» паркында мордва мәдәнияте бәйрәме – «Тормыш агачы» проектының йомгаклау чарасы узды. Шәһәр халкы һәм башкала кунаклары традицион костюмнар, декоратив-гамәли сәнгать, халык уеннары һәм мәкальләр белән таныштылар, традицион мордва ашларының рецептларын белделәр.

Декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсендә мордва-эрзя һәм мордва-мокша көнкүреше һәм көндәлек кирәк-яраклары тәкъдим ителгән иде. Моннан тыш, фестивальдә Татарстан һәм Мордовиядән декоратив-гамәли сәнгать осталары дәресләр үткәрде. Шулай итеп, һәр теләгән кеше милли чигү һәм туку үзенчәлекләрен белә алды, үзенә билбау, беләзек, гаилә учагын символлаштыручы курчак, шулай ук нюди дип аталган мордва музыка уен коралын ясады.

Бәйрәмнең иң кечкенә кунаклары өчен ике мәйданчык эшләде. «Балачак аланы»нда балалар хәрәкәтчән мордва уеннары уйнадылар, дөрес төсләр кулланып мордва халык костюмын бизәделәр. «Әкияти алан» мәйданчыгында малайлар һәм кызлар мордва әкиятләре белән таныштылар. «Балык тот» уены вакытында һәр бала мордва телендә балыкларның исемнәрен белә алды.

Бу вакытта амфитеатрда традицион мордва биюе буенча мастер-класс узды, Лениногорскидан «Эрзянка» халык фольклор ансамбле, «Од ойме» мордва халык җыры ансамбле һәм Zakaria Казан фолк-төркеме чыгыш ясады. Концертның хедлайнеры Саранскидан «Мерема» этнографик фольклор студиясе булды. Фестиваль Malsi Music башкаруындагы мордва көйләренә этнодискотека һәм диджей-сетлар белән тәмамланды, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

Бәйрәмдә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссия әгъзасы Рамил Төхвәтуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы Ләйсән Низамова, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы мөдире Флера Сәйфуллина катнашты.

«Тормыш агачы» – әлегә Татарстан халыклары ассамблеясы белән берлектә тормышка ашырыла торган бердәнбер проект. Республика районнары һәм күрше төбәкләр мәйданчыкларны тулыландыруга зур өлеш кертәләр, бу юлы Татарстанның Тәтеш, Лениногорск, Чирмешән, Питрәч районнары, шулай ук Саранск (Мордовия) вәкилләре җәлеп ителде. Казанлылар көнкүреш, фольклор һәм традицион мәдәният белән таныша ала, шуңа күрә проект агарту чарасы дип атала да инде. Без казанлылардан киләсе елда проектны дәвам итү һәм аны рус, башкорт, үзбәк, татарларга багышлау үтенече белән күп кенә теләк-фикерләр алабыз. «Тормыш агачы» дәвам итәр дип өметләнәбез», – дип билгеләде Гүзәл Сәгыйтова.

Исегезгә төшерәбез, «Тормыш агачы» – фин-угыр һәм төрки халыкларның мәдәниятенә, аларның тарихына һәм туган телләренә багышланган проект. Мари мәдәниятенә багышланган беренче чара 14 нче июльдә узды, 28 нче июльдә шәһәр халкына удмуртларның гореф-гадәтләре турында сөйләделәр, ә 10 нчы августта казанлылар чуашлар мәдәнияте белән таныштылар.

Барлык яңалыклар