В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту, туган телләрне саклау һәм чит ил кешеләре арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча елга йомгак ясалды.
Фото: Марат Мөгыйнов
Фикер алышуда шулай ук ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, Казан шәһәр Думасы секретаре Альбина Рәфикова һәм башкалар катнашты.
А.Шулепов сөйләгәнчә, 98 мең белдерү кәгазе миграция исәбенә беренчел куелышка кагыла, 69 меңе – Россиядә булу вакытын озайта. Аның сүзләренчә, быел миграция исәбенә кую турында гаризалар саны арткан.
«Бу үсеш тенденциясе дәвам итәр һәм ковидка кадәр дәрәҗәгә җитәр дип уйлыйм. 2022 елның 13 нче октябрендә транспорт элемтәсенә пандемия аркасында кертелгән барлык чикләүләр бетерелде, - дип искәртте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең миграция мәсьәләләре бүлеге башлыгы. – 2022 елның 1 нче декабренә Казанда тору урыны буенча 27 мең чит ил гражданы исәптә тора, аларның Россия Федерациясе территориясендә булырга законлы нигезләре бар».
Ел башыннан бирле шәһәргә барлыгы 168 илдән гражданнар килде. Барыннан да бигрәк Үзбәкстан (58 меңнән артык), Таҗикстан (32 мең), Төркия (7,5 мең), Казахстан (7 мең) һәм Кытай (5 меңгә якын) вәкилләреннән мөрәҗәгатьләр кабул ителгән. 35 меңнән артык чит ил кешесе өчен керү максаты – эш, 28 меңгә якыны өчен – уку, 3 меңе өчен – туризм. Калган сәфәрләр шәхси, эшлекле, хезмәт, гуманитар һәм башка сәбәпләр аркасында башкарылган.
«2022 елда Донецк халык республикасы, Луганск халык республикасы һәм Украина территорияләреннән килгән гражданнар белән эшне оештыру зур әһәмияткә ия булды. 2022 елның 1 нче декабренә Казанда миграция исәбендә 1 мең 271 Украина гражданы тора, алар түбәндәге максатлар белән Россия территориясенә килгән: эш, шәхси максат, уку, туризм. Шулай ук шәһәрдә быел үз төбәкләреннән килгән гражданнарны вакытлыча урнаштыру буенча 4 пункт оештырылган, аларда Украинаның 129 гражданы яши», – дип ассызыклады А.Шулепов.
Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында ТР телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру турында җирле администрация башлыгы урынбасары Татьяна Агафетова сөйләде. Аның сүзләренә караганда, районнарда татар телендә белем һәм тәрбия бирүче 12 мәктәп һәм 20 балалар бакчасы эшли. Туган телне өйрәнүне колачлау 27,8% дип бәяләнә.
Быел 23 нче лицей һәм 113 нче мәктәп педагоглары Бөтенроссия туган тел укытучыларының «Туган тел» конкурсында призлы урыннар яуладылар. Ә «Җәлил укулары» халыкара конкурсында 300 дән артык мәктәп укучысы һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче катнашты: 26 кеше финалга үтте, шуларның 10 сы җиңүче булды.
«Февраль аенда барлык мәгариф учреждениеләрендә Халыкара туган телләр көненә багышланган чаралар циклы үткәрелде: татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган китап укучылар конкурсы, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында «Яшь артист» әкиятләр драматизациясе конкурсы, «Милли мозаика» Татарстан Республикасы халыкларының фольклор фестивале, «Без бергә» балалар иҗаты фестивале, сәнгать, әдәбият, фән эшлеклеләре белән иҗади очрашулар», – дип сөйләде Т.Агафетова.
Шул ук вакытта Совет районында 89 нчы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшли, балалар бакчаларының өчтән берендә укыту татар телендә алып барыла. Татар телендә белем бирүче 8 мәктәп бар. Гомумән, Совет районында төрле милләт вәкилләре булган 320 меңнән артык кеше яши, дип хәбәр итте җирле хакимият башлыгы урынбасары Айсылу Хәмзина.
«93 нче һәм 125 нче гимназияләрдә рус һәм этномәдәни компонентлы 71 сыйныф ачылды, анда рус милләтеннән 1 мең 183 бала укый. Татар милләтеннән 19 меңнән артык бала туган телдә белем ала. Теге яки бу телне туган тел буларак сайлау хокукы укучыларның ата-аналары өстендә кала», - диде А.Хәмзина.
Яшьләр арасында милләтара дуслыкны саклау турында Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы рәисе Тимур Кадыйров сөйләде. Аның сүзләренчә, оешма 30 милли-мәдәни оешманың яшьләрен, шул исәптән Гарәпстан, Африка һәм Латин Америкасы студентлары берлеген дә тәкъдим итә. Ул билгеләп үткәнчә, Казан югары уку йортлары белән берлектә чит ил студентларын – дөньяның 120 дән артык иленнән 20 меңнән артык укучыны адаптацияләү буенча комплекслы эш алып барылган.
«Безнең илгә беренче тапкыр килгәч, аларның күбесе кыенлыклар кичерә. Алар безнең илдә кешеләр, җәмгыять һәм традицияләр турында еш кына өстән яки дөрес булмаган карашларга ия. Шуңа күрә вуз һәм тулай торактан соң без алар өчен өченче йорт – дуслык йорты булабыз, алар анда безнең мәдәният белән танышып кына калмыйлар, ә илебез, республикабыз һәм кунакчыл Казанның дуслары булып калып, мәдәниятара диалогта рәхәтләнеп ачылалар», – диде Т.Кадыйров.
Ул билгеләп үткәнчә, ел саен Татарстан Республикасы халыклары яшьләр ассамблеясы тарафыннан мәдәни һәм спорт чаралары, шулай ук профилактик очрашулар үткәрелә, анда чит ил студентларына аларның хокукларын һәм бурычларын, миграция законнарының үзенчәлекләрен аңлаталар.
Ахырда күпмилләтле якшәмбе мәктәбе эшчәнлеге турында учреждение директоры Майя Хухунашвили сөйләде. Бүгенге көндә оешмага 520 укучы йөри, 20 милли бүлек, шулай ук вокал һәм хореография бүлекчәсе эшли. Ә быел яңа юнәлешләр – якут һәм үзбәк телләре кертелгән.
«21 нче февральдә билгеләп үтелә торган Халыкара туган тел көне безнең мәктәптә традицион чара булып кала. 2022 елда вакыйгалар циклы узды: чуваш шагыйре Петр Хузангаевның 115 еллыгы, Грузия бүлегендә ачык дәресләр, ә башкорт бүлегендә чара шагыйрь һәм драматург Мостай Кәрим иҗатына багышланды», - дип уртаклашты М.Хухунашвили.
Тулаем алганда, ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин фикеренчә, Казан төрле халыклар арасында милләтара татулыкны саклау буенча актив сәясәт үткәрә. Проектлар арасында «Тормыш агачы» һәм «Туган телләр поезды»н аерым билгеләп үтте. «Тормыш агачы» проекты уңышлы килеп чыкты. Аның халык активлыгын күздә тотуы аеруча мөһим, бәйрәмгә килгән кешеләр тамашачы гына булып калмый, ә процессның үзендә дә катнашалар, шул көнне аларга тәкъдим ителгән культураны сеңдерәләр. Тагын бер проект – «Туган телләр поезды» - Россия халыклары ассамблеясы конкурсында җиңүе бик мөһим булды. Бу – милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә әһәмиятле конкурс», - дип йомгаклады ул.
Утырышка йомгак ясап, Гүзәл Сәгыйтова барысына да уртак хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. «2023 ел Милли һәм мәдәни традицияләр елы дип игълан ителде, шуңа күрә зур эш көтә безне. Әлбәттә, без сезнең ярдәмгә һәм бергәләшеп эшләүгә өметләнәбез», - диде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.