Инвестицияләүнең төп сегментлары – торак төзелеше, социаль өлкә һәм транспорт инфраструктурасы.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче февраль, Ксения Швецова). 2020 елның 9 аенда шәһәр икътисадына 100 млрд сумга якын инвестицияләр җәлеп ителде. Инвестицияләүнең төп юнәлешләре торак төзелеше, социаль өлкә һәм транспорт инфраструктурасы булды. Бүген Ратушада Казан шәһәр Думасының социаль-икътисадый үсеш, эшкуарлык һәм муниципаль милек буенча даими комиссиясе утырышында шәһәр икътисадындагы вәзгыять турында фикер алыштылар. Анда Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова һәм шәһәр башкарма комитетының структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
2020 елда Казанның социаль-икътисадый үсешенең төп күрсәткечләре турында депутатларга Икътисадый үсеш комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Гүзәл Минһаҗева хәбәр итте. «Коронавирус пандемиясенә карамастан, шәһәр предприятиеләренең уртак эше нәтиҗәсендә шәһәр икътисады күрсәткечләрендә үсеш булмаса да, барлык юнәлешләр буенча да тотрыклылык күзәтелә», – дип билгеләп үтте ул.
Сәнәгать җитештерүе өлеше тулаем территориаль продуктның 46,5%-ын тәшкил итә, сәнәгать җитештерүе индексы 101%, ә шәһәр буенча төяп җибәрелгән продукция күләме 428 млрд сум тәшкил итте, дип хәбәр итте Г.Минһаҗева.
2020 елның 9 аенда шәһәр икътисадына төп капиталга 100 млрд. сум тирәсе инвестицияләр җәлеп ителгән, шул ук вакытта эре һәм урта предприятиеләр тарафыннан җәлеп ителгән акчаларның гомуми күләме 73 млрд.сум тәшкил иткән. 2020 елда торак төзелеше, мәгариф учреждениеләре һәм транспорт инфраструктурасы инвестицияләүнең төп юнәлешләре булды.
Г.Минһаҗева сүзләренә караганда, Казанда инновацион инфраструктураны үстерүгә ярдәм итүнең нәтиҗәле системасы булдырылган, аңа технопарклар, технополислар, бизнес-инкубаторлар, индустриаль парклар һәм сәнәгать мәйданчыклары керә. Барлыгы 29 инновацион-инвестицион инфраструктура субъекты эшли.
Кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләре өчен пандемия вакытында ярдәм итү чаралары эшләнде. Аерым алганда, муниципаль парковкаларның эш режимы яңадан каралды, җәмәгать туклануы объектларында сезонлы җәйге верандлар бушлай урнаштырылды, ел ахырына кадәр эшмәкәрләргә шәһәрлеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудырмый торган төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар салынмады.
Аерым ярдәм чарасы үзмәшгуль гражданнар өчен каралган иде, алар грант конкурсында катнашу һәм 100 мең сумга кадәр акча оту мөмкинлегенә ия булдылар. Күрсәтелгән ярдәмнең гомуми күләме 12,5 млн сумга якын.
Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов, үз чиратында, 2020 елда казанлыларга җир кишәрлекләре һәм мөлкәт өчен 34 млн. сумлык аренда түләве буенча кичектерү бирелде, дип хәбәр итте.
Түләүләр буенча кичектерүләрне реклама базары уенчылары да алды – реклама конструкцияләрен урнаштыру һәм эксплуатацияләүгә шартнамәләр буенча кичектерелгән түләүләрнең гомуми суммасы 197 млн сум тәшкил итте. Компанияләр 2021 елның икенче кварталыннан алып, киләсе ике ел дәвамында ай саен кичектерелгән түләүләр түли башлаячак, дип искәртте Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе башлыгы Әскар Баһаветдинов.
Шәһәрнең тормыш эшчәнлеген тәэмин итүгә кулланучылар базары зур өлеш кертә. Узган ел нәтиҗәләре буенча ваклап сату әйләнеше 537,3 млрд сум тәшкил итте, дип хәбәр итте Г.Минһаҗева. Моннан тыш, 2020 ел нәтиҗәләре буенча халыкка 77,5 млрд.сумлык түләүле хезмәт күрсәтелгән, бу, 2019 ел дәрәҗәсенә карата, куллану бәяләрен исәпкә алып, 91,4% тәшкил итә.
Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов хәбәр иткәнчә, өч ел эчендә бюджетка гомуми керемнәр 192 млн.сум тәшкил иткән, шулардан ел әйләнәсе стационар булмаган сәүдә объектларына – 143 млн. сум, сезонлы сәүдә объектларына – 32 млн. сум, җәяүлеләр кичүендәге стационар булмаган сәүдә объектларына – 17 млн. сум.
2020 ел нәтиҗәләре буенча Казанда стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыруга барлыгы 537 килешү төзелгән. Моннан тыш, шәһәрдә законсыз урнаштырылган 310 сәүдә объекты сүтелгән, шуларның 88е – төзелгән муниципаль контракт кысаларында.
Казан шәһәре Думасы һәм башкарма комитетының 2020 елгы эшчәнлеге турында хисапны чираттагы сессиядә карау планлаштырыла.