В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чараның хөрмәтле кунакларының берсе телевидение алып баручысы һәм спорт комментаторы Дмитрий Губерниев булачак
Фото: Денис Гордийко
Катнашучылар өчен бай программа – мастер-класслар, спортчылар белән очрашулар, күнегүләр оештырыла. Мәсәлән, 19 нчы майда казанлылар һәм шәһәр кунаклары регби һәм фиджитал-футбол уйнарга, кием һәм аяк киемен үзгәртергә, шулай ук диджейлыкка өйрәнә алачак. Шул ук көнне WCSA дөнья чемпионы Иван Шпедт һәм нәфис гимнастика буенча спорт мастеры Диләрә Ялалтынова белән очрашулар һәм башка вакыйгалар узачак.
20 нче майда укулелада уйнау, самокатларда, скейтбордларда, квадроциклларда йөрү буенча мастер-класслар узачак. Шулай ук катнашучыларны граффити ясарга өйрәтәчәкләр.
18:00 сәгатьтә зур сәхнәдә «Моя Мишель» төркеме чыгыш ясаячак. Алар синти-поп һәм поп-рок стилендә җырлар башкаралар. Аларның хитлары арасында «Пташка», «Снегири» һәм «Зима в сердце» җырлары бар.
Ачык мәйданчыклардан тыш, «Күңелле стартлар», «Батырлар уены» һәм «Беренчеләр көче» буенча бөтенроссия ярышларының финалын һәм экстрим-зонада тамашалы чыгышларны карарга мөмкин, дип хәбәр итә «Беренчеләр хәрәкәте» төбәк бүлекчәсенең матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, фестивальнең мактаулы кунакларының берсе телевидение алып баручысы һәм спорт комментаторы Дмитрий Губерниев булачак.