30-нчы майда көндез һава температурасы +30 градуска кадәр күтәреләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы май). Синоптиклар казанлыларны һава шартларының начараюы турында кисәтә - төнлә һәм көндез 30-нчы майда республикада һәм аның башкаласында яшенле яңгырлар көтелә, кыска вакытлы көчәюләре вакытында җилнең тизлеге секундына 15-29 метрга кадәр җитәчәк.
Казанда һава температурасы төнлә 14-16 градус, көндез - 28-30 градус җылы булачак. Тулаем республика буенча төнге сәгатьләрдә һава температурасы 12-17 градус, көндез – 27-дән 32 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.