В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
1-нче сентябрь көнне көндез һава температурасы +26 градуска кадәр җылыначак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче август). Синоптиклар Татарстан һәм аның башкаласында яшәүчеләргә һава шартларының начараюы турында фаразлый: 1-нче сентябрьдә урыны белән яшен, секундына 17-22 метрга кадәр көчле җил, локаль рәвештә боз явуы ихтимал.
Казанда иртәгә көндез һәм кич белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен көтелә. Көньяк-көнчыгыштан, көньяктан талгын җил, урыны белән кыска вакытлы көчәюләр вакытында секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк дип фаразлана. Алдагы төндә һава температурасы 13-15 градус тәшкил итәчәк, көндез – 24-26 градус.
Республика буенча шулай ук кыска вакытлы яңгырлар явачак, көндез һәм кичен явым-төшемнең аерым районнарында яшен, боз явуы мөмкин. Көньяк-көнчыгыш, көньяктан уртача җил, көндез һәм кич белән урыны белән тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр көчәячәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +10...+15 градус, көндез +23...+28 градус, көнчыгышта +32 градус булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.