Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.08.2024, 12:58

Шимбә көнне казанлыларны яшен, боз һәм 20 м/с ка кадәр көчле җил көтә

Татарстанда киләсе атна башында яңгырлы һава торышы сакланачак

Татарстанда ял көннәрендә болытлы һава көтелә. Синоптиклар яңгыр, яшен һәм көчле җил вәгъдә итә.

Иртәгә Казанда аязучан болытлы һава, яңгыр (урыны белән көчле), кайбер районнарда койма яңгыр көтелә. Аерым районнарда яшен һәм боз явуы ихтимал, җил тиз арада 15-20 м/с ка кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы +14..+16 градус тәшкил итәчәк, көндез +20..+22 градуска кадәр җылыначак.

Гомумән алганда, Татарстан буенча ял көннәрендә, 10 һәм 11 августта, болытлы һава торышы, вакыты белән яңгырлы көннәр өстенлек итәчәк. Урыны белән көчле яңгырлар явачак, секундына 15-17 метрга кадәр җилле-яшенле яңгырлар көтелә. Төнге температура +12..+17 градус тирәсендә булачак, көндез термометр баганалары +19..+24 градуска кадәр күтәреләчәк.

Республика Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, киләсе атна башында, 12—13 августта, яңгырлы һава торышы сакланачак. Татарстанлыларны +17..+22 градуска кадәр суыту булырга мөмкин.
Барлык яңалыклар