Фестиваль Казанда 8 нче һәм 9 нчы июльдә узачак
Фото: Марат Мөгыйнов
Фестиваль кунакларын музыкаль сәхнәдә артистлар чыгышлары һәм диджей-сетлар, фотозона, интерактив һәм балалар мәйданчыклары, мастер-класслар көтә. Пикникны ял итү зонасында оештырырга мөмкин булачак, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе. Фестивальнең тулырак программасы һәм катнашучылары соңрак игълан ителәчәк.
«Гриль-Морожка» 8 нче һәм 9 нчы июльдә Горький паркының яшел кырында 12:00 дән 21:00 гә кадәр узачак. Исегезгә төшерәбез, чара парк туңдырма фестивальләрен һәм «Гриль-фест»ны берләштерде. Беренче тапкыр алар бергә узачак.