В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яңа дата турында шәһәр халкы соңрак социаль челтәрләрдә дирекциянең рәсми аккаунтыннан белә алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче сентябрь). 12-нче һәм 13-нче сентябрьдә Казанның Горки-Әмәт урманында узарга тиешле «Гриль-фест» билгесез вакытка күчерелде.
Парклар һәм скверлар дирекциясендә хәбәр итүләренчә, яңа дата турында шәһәр халкы соңрак социаль челтәрләрдә дирекциянең рәсми аккаунтыннан белә алачак.
Исегезгә төшерәбез, фестиваль кысаларында Cube контейнер үзәге каршындагы яшел чирәмлектә иң яхшы ресторан һәм кафеларның пешекчеләре ит, балык, яшелчә һәм сырлар әзерләячәк. Фестиваль программасында шулай ук оста пешекчеләрдән мастер-класслар һәм лайфхаклар, Казан төркемнәре һәм DJ-сетлар чыгышлары бар.