В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иң кирәкле белгечлекләр булып «Лингвистика», «Халыкара мөнәсәбәтләр» һәм «Чит ил төбәкләрен өйрәнү» тора
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче август). Казан федераль университетының кабул итү комиссиясенә абитуриентлардан 234 мең гариза килгән. 188 мең кеше бакалавриат программаларына, 20 мең кеше белгечлек программаларына, 26 мең кеше магистратурага документлар тапшырган.
Россия гражданнары белән беррәттән КФУда белем алырга 65 ил вәкилләре теләк белдергән, алар арасында Алжир, Кытай, Куба, Греция, Мексика, Төркия һәм башкалар бар. Гомумән алганда, чит ил кешеләреннән 23,5 меңнән артык гариза кабул ителгән (17,4 меңе – якын чит илләрдән, 6,1 меңе – ерак чит илләрдән).
Абитуриентлар арасында БДИда 100 балл җыйган 454 кеше, 23 ике йөз балл җыючы һәм 300 балл иясе бар, дип хәбәр иттеләр КФУның матбугат хезмәтендә.
Иң зур конкурс «Лингвистика» (бер урынга 281 кеше), «Бизнес – информатика» (бер урынга 222 кеше), «Халыкара мөнәсәбәтләр» (бер урынга 210 кеше) һәм «Чит ил төбәкләрен өйрәнү» (бер урынга 168 кеше) белгечлекләре буенча күзәтелә.