В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Соңгы станциягә шәһәр яны поезды тугыз минут алданрак киләчәк
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче июнь). Казан – Кизнер маршрутындагы шәһәр яны поездлары үзгәртелгән расписание буенча 29 нчы июньнән йөриячәк.
Әйтик, 6924 нче электричка ТР башкаласыннан 5:12 сәгатьтә китәчәк, килүе җирле вакыт буенча 9:19 сәгатьтә (тугыз минут алданрак) көтелә, дип хәбәр иттеләр «Содружество» АҖ матбугат хезмәтендә.
Маршрутлар турында тулырак мәгълүматны «Россия тимер юллары пассажирларга» мобиль кушымтасында, шәһәр яны пассажирлар компаниясе сайтында һәм +7(937)625-04-33 телефоны буенча белергә мөмкин.