Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.12.2025, 10:37

Казан метрополитенында икенче линиянең беренче участогы 46 процентка әзер

Станцияләр арасын тоташтыра торган тоннельләрдә монтаж эшләре башкарылган

Денис Гордийко фотосы

Казан метрополитенында икенче линиянең беренче участогында төзелеш эшләре 46 процентка үтәлгән. Барлык станцияләрдә дә эшләр дәвам итә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы.

Казан метросының икенче линиясе шәһәрнең биш районын: Идел буе, Совет, Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров районнарын тоташтырачак. 5,37 чакрымга сузылган беренче участок «ТАССРның 100 еллыгы» (Юлиус Фучик урамында), «Академия» (Ю.Фучик һәм Завойский урамнары кисешкән урында), «Зилант» (Ю.Фучик һәм Ломжа урамнары кисешкән урында), «Тулпар» (Җиңү проспекты һәм Сахаров урамы чатында) дип аталачак дүрт станциядән тора.

«Тулпар» станциясендә төзүчеләр гидроизоляция ясау һәм вентиляция уемнары өчен тимер-бетон корылмалар урнаштыру белән шөгыльләнә. Шулай ук эчке биналарны бизәү, кирпеч салу, тышкы, эчке вентиляция системаларын, электр чыбыгы челтәрен сузу эшләре дәвам итә.

«Зилант» станциясендә тимер-бетон корылмалар төзелә һәм кирпеч салына.

«Академия» станциясендә гидроизоляция, төп тимер-бетон корылмаларны монтажлау, кирпеч салу һәм башка эшләр башкарыла.

«ТАССРның 100 еллыгы» станциясендә тимер-бетон корылмаларны урнаштыру һәм гидроизоляция эшләре башланган.

Станцияләр арасын тоташтыра торган тоннельләрдә монтаж эшләре башкарылган. «Дубравная» станциясеннән «ТАССРның 100 еллыгы» станциясенә таба тоташтыру тармагын төзү эшләре дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез, метроның беренче участогын 2027 елда ачарга ниятлиләр. Киләчәктә метрополитенның икенче линиясе Республика клиник хастаханәсе ягына таба озайтылачак.

Барлык яңалыклар